Уфалылар һәм башкала кунаклары өчен атна дәвамында сиреньнәр дөньясына экскурсияләр оештырылачак. Бирегә килүчеләр чит илдә һәм үзебездә үстерелгән сиреньнәрнең 40 сорты белән танышачак.
Экскурсияне Халыкара сиреньнәр җәмгыяте әгъзасы, биология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр Наталья Полякова үткәрә.