+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 Июня 2018, 21:00

“Китап” исемле тылсым

Классик әсәрләрне яратып, аңлап укыганнарны сирәк очратасың. Стәрлетамак шәһәрендә миңа шундый шәхесләрнең берсе – 1нче интернат-мәктәп китапханәсе мөдире Татьяна Гусак белән очрашып сөйләшергә туры килде. Татьяна Григорьевна – йотылып, төбенә төшеп Федор Достоевскийны, классик әдәбиятны укучы кеше. Һөнәре генә китап белән бәйле түгел, ул әдәби дулкында яши. Шигырьләр яза. Алар “Бельские просторы” журналында бер шәлкем булып дөнья күргән, Чабаксарда басылып чыккан. Бер шигырьнең татарчага тәрҗемәсен китерик:

Добавить в предпочтительные источники Google
Кошчык сыман, бозлы карда
Туңа бер сабый.
“Зинһар өчен, егерме сум
бирсәңче, абый?!”
Тамагы ач! Белем алу –
хыялы түгел.
“Ник син болай усал, дөнья?” –
сызлана күңел.
Үтәр еллар, шулчак, бәлки,
Әрнүе тынар.
Тик ут сүнмәс. Хәтер уты
Сүрелми янар.


Бу моңсу шигырьнең язылуы гаҗәпсендерми: Татьяна Григорьевна эшләгән интернат-мәктәп бик үзенчәлекле. Балалар атна буе яшәп укый. Ял көннәрендә, каникулларда гаиләләренә кайталар. Авыр тормыш хәленә калган сабыйларны дәүләт шул рәвешчә үз канаты астына сыендыра. Интернат-мәктәп директоры Галина Козлова әйтүенчә, укытучылар балаларның хәтта тын алышына кадәр игътибарлы булырга омтыла. Белем бирү дә, тәрбия эше дә һәрвакыт алгы планда.
Дөньяның күләгәле яклары белән дә танышып өлгергән сабыйлар күңеленә юлны ничек табарга соң? Тыю-боеру, куркыту белән ерак китә алмыйсың. “Тиеш, кирәк” сүзләрен дә алар кабул итми. Менә шул чакта нәфис әдәбият ярдәмгә килә. Меңәр еллар буена кешелек әдәбияттан да үтемлерәк тәрбия чарасы уйлап чыгара алмаган әле. Китаптан да тугрырак сердәш юк.
Үз һөнәрен камил белгән, баланың, үсмернең күңел халәтенә туры килердәй китапны сайларлык сизгер китапханәче эшләү – мәктәп өчен зур табыш. 24 еллык эш стажына ия Татьяна Гусак Стәрлетамак мәдәни-мәгърифәт техникумының режиссерлык, Чиләбе дәүләт мәдәният академиясенең китапханә бүлекләрен тәмамлаган.
Кайчак шундый хәлләр дә була: бер малайның әбисе белән генә яшәвен белеп, Татьяна Григорьевна аңа Валентина Осееваның “Бабка” хикәясен укырга бирә. Малай китапны тапшырганда, әсәрне елый-елый укыганлыгын әйтә. Ягъни китапханәче педагог, табиб, психолог та булырга, баланы үзе белән тигез күреп, ихтирам итеп сөйләшергә бурычлы.
Татьяна Григорьевна “Китап исемле тылсым” дигән программа буенча эшли.
– Бу программа нигезендә библиотерапия, ягъни китап белән дәвалау ысулы ята. Нәфис әдәбият баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, шәхесен, үз-үзенә ышанычын, ихтыяр көчен үстерә, тормышындагы күңелсезлекләрдән арындыра, юата, кәефен яңа дулкынга көйли. Авыр хәлдә калган, физик кимчелекләре, яшьтәшләре белән аралашуда проблемалары булган балалар өчен бу аеруча мөһим. Әдәби геройлар мисалында алар яхшыны яманнан, мәхәббәтне нәфрәттән, миһербанлылыкны явызлыктан аерырга өйрәнә, үзен төрле ситуацияләргә куеп карый. Чынбарлыктагы кешеләр идеаль түгел, ә менә әдәби геройлар язучының уй-хыялы белән бизәлгән, югарырак күтәрелгән. Язучыга матурлыкны тою хисе һәм шуны әйтеп бирү сәләте бирелгән. Һәм ул укучының йөрәгенә үтеп кереп, бик мөһим нәрсәләрне сеңдерә ала. Дәвалау дими, ни диясең инде моны? – ди китапханә мөдире. – Шунысы кызык: иҗади сәләткә ия балалар китапка тагын да ныграк мохтаҗ. Алар, гадәттә, укуда да, үз-үзен тотышында да гомум стандартларга “сыймый”, туры килми”.
2000 еллардан 2010 елларга кадәр китап уку кризисы күзәтелгән булган, балалар компьютерга ябырылган. Әле инде янә китапка кызыксыну кабынган, балалар әдәбиятка тартыла башлаган. Монда китапханәченең, шулай ук укытучының роле зур. Укытучы таләп итә икән, укучылар, һичшиксез, китапханәгә килә, исемлектәге китапны укый, җәйге яллары китап белән дуслыкта үтә.
Татьяна Григорьевна җәмәгать эше дә алып бара. “Бердәм Русия” партиясенең Стәрлетамак шәһәр сәяси советы әгъзасы. Шәһәр советы президиумының мактау кәгазьләренә, “Мәгариф хәбәрләре” журналының медаленә лаек булган.

Дилбәр БУЛАТОВА.