Бәйрәмгә килүчеләрне йөзләгән “һава еланы” катнашлыгындагы шоу һәм шәһәр коллективлары әзерләгән концерт программасы көтә. Шунда ук чагу төсле “һава еланнары”, тасмалар, арт-объектлар белән интерактив фотога төшү зонасы эшләячәк.
Төрле конкурслар, ярышлар, бию, татлы ризыклар әзерләү буенча осталык дәресләре үткәрү дә планлаштырылган.
Бу көнне чараның иң чагу мәле өлеше “һава еланнары” чемпионатын үткәрү булачак. Анда һәр теләүче катнаша ала. Әлеге матур чара сәгать 10да башлана.
(Фото АвиаТехникс сайтыннан алынды).