+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 Июня 2018, 07:33

Кумертауны колибри үз иткән

Дөньядагы иң кечкенә кошчыкны үз дачасы территориясендә күрүче тиз генә видеога төшергән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кумертауда яшәүче бер кеше дачасындагы куаклар янында колибриның очуын күреп ала. Аны видеога төшереп, "Башкортостан" дәүләт теле-радио компаниясенә дә җибәрә.

Төньяк һәм Көньяк Америкада гына яшәүче нәни кошчык Башкортстанга ничек килеп эләккән?

Күпләрне кызыксындырган бу сорауга төгәл генә җавап бирүче юк. Берәүләр аны экзотик кошлар белән мавыгучы коллекционердан "качкандыр" дип фаразлый.

Видеоны карап, бу колибри түгел, ә бражник күбәләге, алар бер-берсенә нык охшаган, дигән фикер белдерүчеләр дә бар.

(Фото pixabay.com/ru cайтыннан.)