-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
26 Июня 2018, 08:16

Очучы кешеләр бармы?

Кош сыман, болытлар арасында очарга, табигать хозурлыгына биектән сокланырга теләмәгән берәр кеше бар микән? Мондый максатка күпләр ирешә. Төшендә. Баксаң, кеше гамәлдә дә кошларны узып оча ала икән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күптән түгел Кытайда Хунань провинциясендә Чжанцзяцзе табигать паркында ике вингсьютерчы сәгатенә 200 чакрым тизлектә очкан.

Әйткәндәй, вингсьют - ерак арага очарга мөмкинлек бирүче костюм. Бот, куллар арасындагы куышлыкка һава агымы тула һәм аэродинамик профиль хасил була.

Гиннес рекордына керүчеләр мондый костюмда сәгатенә 350 чакрым тизлектә очкан. Шулай ук, канат-костюмда Босфор, Гибралтар бугазын да очып үтүчеләр бар.

Мәгълүмат “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгыннан, фото www.thrillon.com сайтыннан алынды.