+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 Июля 2018, 07:17

Дүрт үсмер коткарылды, калганнары мәгарә эчендә

Таиланд төньягындагы мәгарәдә әсирлектә калган балаларны коткару дәвам итә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Футбол командасыннан 12 үсмер һәм аларның тренеры 23 июньдә югалганнар иде. 11-16 яшьлек үсмерләр һәм аларның 25 яшьлек тренеры җиде чакрымга сузылган Тхам Луанг тау куышлыгына юллана һәм, яңгыр күп яву сәбәпле, су тоткынлыгында кала. Таиланд тарихында иң күләмле эзләү-коткару эшләре әлегә кадәр дәвам итә.
Әлегә водолазлар ярдәмендә дүрт үсмер су тоткынлыгыннан чыгарылган. Эвакуация зур кыенлыклар тудыра, чөнки таулы төбәктә яшәүче мәктәп укучылары йөзә белми. Алдан аларны 5 хәрби йөзүче һәм 2 хәрби медик аквалангта дөрес тын алырга өйрәткән. Үсмерләрне мәгарәдән чыгару эшләре бүген яңадан башланды.