+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
9 Августа 2018, 21:00

Төп терәгебез ныклы булсын!

Умыртка баганасы боҗрасы бүсере яисә протрузия борчый икән, операция ясатырга ашыкмагыз!Иң элек “Радуга” шифа­ханәсендә дәвалау курсы үтеп карагыз. Без авы­руларның 99 процентына ярдәм итә алабыз. Без дәвалау өчен чирле кеше­ләрнең барысын да яшь буенча чикләүләрсез һәм башка авырулары булган килеш тә кабул итәбез. Әгәр башка шифаханә­ләрдә, мондый төр дәвалау сезгә ярамый, дисәләр, без сезне кабул итәбез һәм дәвалыйбыз, чөнки параллель рәвештә йөрәк һәм үпкәләрне дә сихәтлән­дерәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бигрәк тә яшь булып калырга һәм актив тормыш рәвеше алып барырга планлаштырсагыз, операциягә ашыкмагыз, сезнең чирнең кабатлану ихтималы зур, моннан тыш, яшьләрдә ул иртәме-соңмы кабатланачак. Әгәр озак яшәгәнсез, физик йөкләнешсез генә, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, тыныч, салмак тормыш рә­ве­ше алып барырга ниятлисез икән, чирнең кабатлану ихтималы күпкә азрак. Шуны да исәпкә алырга кирәк: умыртка баганасына операция ясалган икән, килә­чәктә кабатланган бүсер чирен яисә умыртка багана­сының башка боҗ­расы бүсерен дәвалау күпкә авыррак һәм катлаулырак булачак.
Интенсив дәвалау алып барылганга күрә, без бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә­без. Остеохондроз, протрузия һәм умыртка баганасы бүсерен дәвалауга заманча күзлектән карыйбыз. Боҗра бүсере бул-ганда умыртка баганасын тарттырырга ярамый, дигәнгә ышанмагыз, бу — ис­кергән фикер. Протрузия һәм умыртка баганасы бүсере булганда тарттыру ясатырга мөмкин һәм кирәк. Әлбәттә, кайбер пациентларга бу ярамаска мөмкин, мәсәлән, көчле остеопороз, миелома чире һәм башкалар булганда. Шуңа күрә без умыртка баганасын тарттыруга магнит-резонанс томография (МРТ) нәтиҗәләреннән баш­ка алынмыйбыз. Умырт­ка баганасын тарттыру күпме иртәрәк башланса, нәтиҗә­ләргә дә яхшырак һәм тизрәк ирешелә. 20 августтан яңа — “Аист” аппаратында умыртка баганасын горизонталь тарттыру җайланмасын эшкә кушабыз. Ул башка клиникалардагы су асты тарттыруыннан шунысы белән аерыла: ул тулысынча компьютерлаштырылган һәм тарттыру артыннан пациентны компьютер күзәтә. Умыртка баганасын тарттыру алдыннан әзерлек алып барылачак: 15-30 минут Соль-Илецк бассейны шартларында авырлыксыз тыныч тору һәм умыртка баганасын тарттырганнан соң пациент карамагына — бассейнда йөзеп йөрүче матрацларда ял, бассейнда йөзү яисә ял бүлмәсендә ял итү. Гомум алганда, ике сәгатьтән дә ким түгел. Боҗра бүсерен һәм протрузияне дәвалауда мондый алым һәм мондый җиһаз Башкортстанда әлегә башкача юк.
Табиблар: “Авыру кис­кен­ләшкән чорда мануаль терапия ярамый, кискен авырту басылгач кына мануаль терапевтка барырсыз”, — дисәләр, ышанмагыз. Остеохондроз, протрузия, боҗра бүсере бул­ганда, мануаль терапия никадәр иртәрәк башланса, нәтиҗәләр шулкадәр тизрәк булачак. Бездә дәвалауның заманча ысуллары һәм аппаратура күптөрле. Аларны комплекслы куллану ышанычлы рәвештә: “Без яхшырак һәм нәтиҗәлерәк дәва­лыйбыз!” — дип әй­тергә мөмкинлек бирә.
“Радуга” шифаханәсе, нигездә, авыруларны дәва­лауга махсуслаша. Бездә купшы апартаментлар юк. Яшәү шартлары ял итүче­ләрнең уртача дәрәҗәсенә исәпләнгән, ләкин клиентларыбыз төрле, “эконом-класс”тан алып (пенсионерлар һәм инвалидлар), ВИП- персоналга кадәр. Алар барысы да безгә нәкъ менә дәва­лану өчен килә. Уңайлы шартлары булган номерлар түбән бәядән алып, өч бүлмәле люкс һәм аерым торучы коттеджларга кадәр (ике коттедж).
Остеохондроз, умыртка баганасы дискы бүсерен һәм протрузияне дәвала­ганда кулланган процедура­ларның зур булмаган исемлеген китерәбез:
1. Умыртка баганасы боҗ­расы бүсерен һәм протрузияне операциясез Америка системасында дәва­лау DRX9000. Әлеге ысул — бу төр чирләрне дәва­лаганда медицинаның соңгы казанышы.
2. Анатомотор Америка аппаратында умыртка баганасын тарту.
3. Умыртка баганасын су астында тарттыру.
4. Мануаль терапия. Герасимов ысулы буенча тукыма эчендә стимуллаштыру, энә рефлексотерапиясе, препаратларны паравертебраль кертү.
5. Хилттерапия — югары куәтле һәм интенсив лазер. Ул ялкынсынуга һәм авыртуны басуга йогынты ясый.
6. Экзарта — махсус җи­һазлар кулланылучы кинезотерапия.
7. Озонотерапия һәм Карбокситерапия — газ уколлары белән дәвалау.
8. Плазмолифтинг — умыртка баганасының зарарланган өлешләрен чирленең махсус рәвештә эшкәртелгән каны белән кадау.
9. Карипазим һәм карипаин белән дәвалау.
10. Физиотерапевтик җи­һазның күп булуы.
11. 20 метрлы йөзү бассейны һәм Соль-Илецк сулы бассейн.
Нәкъ менә “Радуга” шифаханәсеннән сез сәламәтләнү белән бергә рух күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алып кайтачаксыз.
Рәхим итегез!

Альберт Шәмсетдинов,
“Радуга” шифаханәсе директоры.