Җыентыкка күренекле шагыйрь-сатирикның соңгы елларда язган шигырьләре кертелгән. Автор үзенең китабын якын дусты – билгеле Мәскәү шагыйре Иван Тертычныйның якты истәлегенә багышлый. Шигырьләрне урыс теленә
И. Тертычный белән Н. Переяслов тәрҗемә иткән.
Китап ике бүлектән тора: беренчесенә – сатирик һәм публицистик шигырьләр, икенчесенә юмористик һәм лирик шигырьләр тупланган.
Исем туе III “ЛиФФт” Евразия әдәбият фестивале барышында оештырылды. Китап укучылар игътибарына “Заманча Евразия язучылары” антологиясе дә тәкъдим ителде. Тәүге антологиягә 27 илдән 50 авторның әсәрләре тупланган. Анда Мар. Сәлимнең башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә шигырьләре басылган.
“Бу фестивальнең киләчәге бар, чөнки аның нигезендә халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгы ята. Русия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова белән Евразия халыклары ассамблеясенең Язучылар һәм китап укучылар берлеге рәисе Маргарита Аль Сочи шәһәрендә әдәби-мәдәни чараларны югары халыкара дәрәҗәдә оештырдылар”, – диде Марсель Сәлимов, Уфага кайткач.
“Евразия тавышлары” сериясендә чыккан шигырь китапларының исем туе Кырымда һәм Махачкала белән Ярославль шәһәрләрендә дә үтә.
Евразия конгрессы президенты Мәммәд Хәлилов: “Билгеле башкорт сатиригының “Таврида” заманча художестволы тәрҗемә үзәге проекты буенча басылган китабы әдәбият сөючеләр өчен шәп бүләк булды”, – дип белдерде.
Зөһрә ИСЛАМОВА.