Гуманоид? Түгел, бәрәңге!
Соңгы берничә елда әллә ни куандырмаса да, шөкер, быел уңды бәрәңге! Көзнең матур көннәрендә тирләп-пешеп бакчада бәрәңге алучылар, эштән туктап, бераз елмаеп алсын, яисә уйлана калсын, дипме, шаярта табигать. Менә шундый гуманоид сәламли үзләрен. Әллә скафандрлы кешеме? Һәм тагын әллә күпме могҗиза көтә игътибарлы бакчачыларны.
Добавить в предпочтительные источники Google