- Бирегә Агыйделдә балык каптырырга еш йөрибез, - ди табылдыкның хуҗасы Рәсил Килдебаев. - Бу көнне иптәшләр белән быелгы сезонны ябарга җыелдык. Балык урынына сөяк эләктергәч, аптырашта калдык. Кемнеке, нәрсәнеке булыр ул? Озынлыгы 95 сантиметрга җитә, мамонтныкы булырга охшый. Археологларга тикшертергә бирәчәкбез. Әгәр алар да сөякне җир йөзеннән югалган хайванныкы икәнен дәлилләсә, бу урында казып тикшерү эшләре оештырганда да була.
Ә сезнең кармакка ниләр эләгә, дуслар? Фотолар көтәбез.