Шешәдән су эчү бүген аеруча модада — ул сәламәт тормыш алып баруны күрсәтүче бер билге. Бигрәк тә ябыгырга теләп, диетага утыручылар сулы шешәне куллыннан ычкындырмый. Алар көненә литр ярым яки аннан да күбрәк су эчә. Шешәдәге суны ничек итеп дөрес сайларга соң?
Шешәдәге эчә торган су (питьевая) — җир астындагы һәм өстендәге чыганаклардан алына. Чистартылганнан соң, макро- һәм микроэлементлар белән баетыла. Андый су эчәргә дә, ашарга пешерергә дә ярый. Ул 5, 10, 20 литрлы зур савытларда да сатыла.
Дәвалаучы су (лечебная) — анда минераль тозлар күп. Мондый суны сусынны басу өчен эчәргә киңәш ителми. Дәвалану өчен эчәләр.
Минераль су (минеральная) — җир астындагы чыганаклардан алына, аның составында бары тик табигый тозлар гына. Әгәр бер литр суда бер граммнан да азрак тозлар булса, аны ашханә суы дип тә йөртәләр. Бу суны рәхәтләнеп эчәргә була.
Минеральләштерелгән су (минерализованная) — шундый ук шешәдәге чистартылган су, тик макро- һәм микроэлементлар белән баетылган була.
Дәвалау-ашханә суы (лечебно-столовая) — бер литр суда 1дән 10 граммга кадәр эрегән тозлар була. Бу су сусаганда эчү өчен генә түгел, дәвалану өчен дә ярый. Бары тик табиб белән киңәшләшергә кирәк.