+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
13 Декабря 2018, 21:00

Өмәченең итәгенә каз канаты ияргән

Республикада ел фасылының иң матур йола-бәйрәме гөрли.Ярмәкәй районының Усман-Ташлы авылында каз өмәсен һәр ел барлык шартына туры китереп уздыралар. Монда ялкауланып тормыйлар, кош-кортны күпләп үстерәләр. Беренчеләрдән булып, каз-үрдәкне ишегалдын тутырып Гөлсинә Котлыбаева, Гүзәл Равилова, Тасмия Галимова, Винера Хөснуллина, Рәфидә Шәфыйгуллина үрчетә башлый.

title
Бу юлы муллык бәйрәме Гөлчәчәк һәм Рәмзил Гыйльметдиновлар хуҗалыгында узды. Быел алар 60 каз үстергәннәр.
— Каз үстерү, үткән замандагы белән чагыштырганда, күпкә җиңелрәк. Айлар буе ояда ана казны утыртасы юк. Бәбкәләрне Туймазы “Агро-Гусь” оешмасыннан алып кайтабыз, — ди йорт хуҗасы Рәмзил. — Бакча башыннан гына Кыдаш елгасы ага. Җәй буе шунда йөзәләр. Көзгә кергәч, алларыннан бер дә азык өзмибез.
Казлар матур! Эшкәртелгәч, бер-берсенең авырлыгы 3,8 – 4 килограммга җитә. Әлбәттә, шулкадәр казны гаилә ашап бетерә алмый, үзләреннән артканын сатып җибәрә.
Гыйльметдиновлар 30 елдан артык бергә гомер кичерә. Гөлчәчәк бик күп еллар Иске Турай авыл дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Әлеге көндә Үзәк район дәваханәсендә шәфкать туташы. Рәмзил Ярмәкәй сусаклагычында хезмәт итә. Тырыш, тату гаилә дүрт бала тәрбияләп устерә. Өлкән уллары Илнур ике югары белемле. Ландыш гаиләсе белән Туймазыда яши. Лиана Әлмәт шәһәрендә укый. Төпчекләре авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфта белем ала.
Гаилә яшәгән йорт иркен, хуҗалыклары җитеш. Гөлчәчәк белән Рәмзил эштән куркып тормыйлар. Туксанынчы еллар башында авыл читендә кола яланда бер дигән йорт төзеп керәләр. Бүлмәләр иркен, якты. Тәрәзә төбе саен гөл-чәчәк. Хәтта савытларда ачы борыч та кызарып утыра. Табын тулы сый-нигъмәт, “каз коймагы”. Болар да хуҗабикәнең уңганлыгы хакында сөйли.
Өмә барышында хатын-кызлар каз йолку, тәрбияләү серләре белән дә уртаклашты. Кош әйбәт үссен өчен бодай ашатырга кирәк; җиңел йолкынсын өчен казны эссе суда пешекләп алу зарур; салкын тиюдән яхшы шифа – каз мае, бишбармакның иң тәмлесе – каз ите кушылганы. Сабантуйда иң зур сый – каклаган каз.
Ә менә инде эш беткәч, каз түшкәләрен чишмә буена барып, бозлы салкын суда чайкап алсаң, ит тагын да тәмлерәк һәм сусылрак була.
Казлар йолкынып, эчләре алынып, баш-аяклары чистартылып беткәч, ахирәтләр купшы милли күлмәкләрен киеп, көянтәләренә пар казлар элеп, җырлый-җырлый чишмә буена юл тотты. Алар алдыннан бала-чага бара, сыдырылган канатларны су юлына бара торган сукмак буйлап тарата. Монысы – киләсе елда хуҗабикәнең казлары шушы сукмакны тутырып йөрсен өчен!

Энҗе Шәфыйкова.
Ярмәкәй районы.