+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 Декабря 2018, 06:44

Путинның песие... япон телен үзләштергән

2012 елда Япониядә табигать казалары вакытында Русиянең ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән Япониянең Акита префектурасы хакимияте башлыгы Норихисе Сатакэ Владимир Путинга - "Акита-ину" көчеген , ә Путин Сатакэга "Мир" кушаматлы Себер песие бүләк иткәннәр иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Менә шул песи, имеш, японча аңлый башлаган һәм сигез килограммга симергән.

Сатакэ белдерүенчә, Мир аның башка алты песие белән дус яши. “Ул иртән алтыда тора, ашый, җилкәдән сыпыра һәм мыраулый башлый”, дигән ул һәм песигә нык бәйләнгәнлеген белдергән.

Чын булса, Себер песиенең йөзенә японнар чырае да керә башлаган, ди...