+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
20 Декабря 2018, 21:00

Нефтекаманы Кар бабайлар басты!

Шәһәрдә игълан ителгән флешмоб үзенчәлекле бәйрәмгә әверелде.Нефтекама урамнарында, паркта, аллеяларда, оешма һәм предприятиеләр алларында үзенчәлекле Кар бабайлар пәйда булды. Шәһәр хакимияте “Кар бабайлар парады” дип аталган флешмоб игълан итеп, халыкны Кар бабай тәгәрәтергә чакырган иде. Бу фигуралар – флешмоб нәтиҗәсе. Әлеге акция көтмәгәндә зур бәйрәмгә әйләнде. Балалар бакчасына йөрүчеләр, укучылар Кар тәгәрәтергә чыкты, аларга студентлар кушылды, мондый җанлылыкны күреп, оешма хезмәткәрләре дә җиң сызганып эшкә тотынды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Нәтиҗәдә – әле тегендә, әле монда Кар бабайлар калкып чыкты, халык алар янында тукталып фотога төшә, соклана.
Ә авторларның фантазия­сенә шаккатырлык! Менә бер Кыш бабай ятып ял итә, аягында – галош, икенчеләре гармун суза, өстәл артында чәй чөмерә. Өченче композиция Гаилә елына багышланган әти-әнисе янында балалары тезелгән. Ә менә замана Кар бабае: колагында наушник, кулында телефон, аркасына баласын кочтырган. Бер мәктәп эшләп куйган фигуралар агач төбендә дә урын алган, ә кар бабай­ларның берсе кәкре агачка үрмәли, икенчесе агачтан мәтәлеп төшкән һәм җирдә ята. Шундый кызыклы идея­ләр, үзенчәлекле компози­цияләр – адым саен! Аптырап та, сокланып та баш чайкыйсың! 7нче балалар бакчасы үзләре эшләп куйган Кар бабайлар янына басып, тылсымлы шкатулкадан Яңа ел теләкләре тарата. 5нче бакча хезмәткәрләре исә музыка куеп, олы бер бәйрәм үткәрде, узып баручылар алар белән биюгә төште. 28нче бакча хезмәткәрләре дә искитмәле матур фигуралар эшләп куйган, тәрбия­ләнүчеләр белән биредә бәйрәм оештырган.
Кар фигураларга “Смешарик” мультфильмы геройлары Куян, Крош, Кар-Карыч та кушылган. Әлбәттә, киләсе ел герое – Хрюша да бар. Кыскасы, шәһәр берничә сәгать эчендә әкияти халәткә чумды.
– Кар бабайлар Яңа ел якынлашуын искә төшерде. Балаларга кушылып, үзем­нең дә Кар бабай тәгәрәтәсе килеп китте, – ди алтмышны узган бер ханым.
– Үзенчәлекле Кар бабайларны күреп, күңел күтә­рел­де. Оештыручыларга афә­рин! Юктан гына шәһәрне бизәп куйдылар. Бездә бит кар тулып ята. Фантазия һәм оештыру гына кирәк, – ди Фәридә Минәҗева.
Шәһәр Яңа ел бәйрәмен каршы алырга тулысынча әзер. Ял паркында инде купшы урман кунагы урын алган, 10 декабрьдә Боз шәһәр­чеген ачу тантанасы үтте. Анда да Карсылу һәм Кыш бабайлар флешмобы узган иде. Дистәләгән Кыш бабайлар халык арасына чыгып, аларның кәефен күтәрде, балаларга татлы бүләкләр таратты. Шәһәр хакимияте башлыгы чыршысы, инвалид балалар өчен тамашалар үтте. Ә инде 21 декабрьдә ял паркында бөтен халык өчен Чыршы бәйрәме узачак, халыкны күңел ачу, уеннар, бәйгеләр, сюрпризлар көтә!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.