+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 Января 2019, 21:00

Алма исе

(Уены-чыны бергә)Бар иде заманалар! Гади генә сатучының да министрдан да дәрәҗәле чаклары. Бәләкәй генә бер кибет сатучысы белән дус яки агай-эне, туган булсаң, дөнья мәшәкатьләренең яртысыннан күбесе чишелде дигән сүз.

Добавить в предпочтительные источники Google
Менә ул елны да, Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калгач, җиләк-җимеш сатыла торган кибеттә иртән-иртүк халык җыела башлады. Чиратка тезелгәннәр сатучыларның: “Бүген алма да, хөрмә дә юк, иртәгә генә булачак, юкка вакытыгызны үткәрәсез, таралышыгыз”, – дигән сүзләренә игътибар итмичә, басып торуларын белде. Алтын тешле кибет директоры да залга чыгып, көтеп торучыларга аңлатырга тырышып карады. Халык урыныннан кузгалмады – төп нигезгә төшкән килен кебек, таш булып катты. Дөрес, алма кичә кич, кибет ябылыр алдыннан гына китерелеп, кибетнең арткы бүлмәләренең берсенә бушатылган иде. Тик әле ул тиешле җирләргә, кирәкле кешеләргә озатылмаган. Бүген көне буе бүләсен бүлеп, илтәсен илтеп, яшерәсен яшереп куясы бар. Калганы икенче көнне сатуга чыгарыла. Ел саен шулай. Тик быел алма ике көнгә алданрак китерелде. Шуңа күрә сатучылар, иртән-иртүк халык ташкыны кибетне ерып кергәнгә бераз аптырап та калды. Чөнки халык көнен-сәгатен, алдан әйткәнемчә, белеп тора, бүген алма сатылырга тиеш түгел иде.
“Кайдан белгәннәр, ә?” – дип, кибет директоры уйланып басып торганда, чираттан берәү: “Ничу алдашырга, исе урамга чыккан”, – дип кычкырды. Бер татар әбисе: “Балконга чыгарлык түгел, алма исе белән бөтен балкон тулган”, – дип, тегенең сүзен җөпләде. Кибет өстендәге фатирдан булды, ахры, бу әби. Урыслар: “Вот именно!” диеште. Җиләк-җимеш кибете умарта корты оясы кебек гөжләде.
– Чыгарыгыз!
– Сатыгыз!
– Алма алмыйча, беркая да китмибез!
“Әйдә, арыганчы торыгыз да, аннары таралышырсыз, беренче тапкыр түгел”, – дип, директор үзалдына сөйләнә-сөйләнә кабинетына үтте дә, алма турап ясалган чәен эчәргә кереште. Тик аңа озак ләззәтләнергә туры килмәде. Кабинетка өлкән сатучы кереп, эшне бозды. “Халык контролен чакыртабыз, – ди халык!” Монысы инде атом бомбасы төшкәннән дә хәтәррәк яңгырады. Халык контроле чакыртабыз, дип янау — иң үтемле коралларның берсе. Килсә, эш харап дигән сүз. Директорның йөзе караңгыланды. Ул “чыгарып сатыгыз” дигән ишарә ясаудан башка юл тапмады. Алманың хуш исе харап итте!

Люция Әблиева.