+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 Января 2019, 21:00

“Язмыштан узмыш юк, дисәләр дә...”

Билгеле журналист Рәфил Саматовның тәүге җыентыгы шулай атала.Дүртөйле районының Чишмә авылында туып-үскән Рәфил Саматов “Чит илдә солтан булганчы, үз җиреңдә олтан бул!” дигән принцип белән яши. Әдәбият белән мавыгуы, табигатьне, туган телне сөюе аны Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетына алып килә. Татар теле һәм әдәбияты факультетында белем алгач, ул мәктәптә — укытучы, аннары Чишмә авыл Советында эшләр белән идарә итүче булып эшли. Арытаба Рәфил Рәвит улы “Юлдаш” район гәзите редакциясенә эшкә килә һәм, илһамланып, мәкаләләр, очерклар, шигырьләр һәм хикәяләр яза башлый. Иҗат җимешләре өчен темаларны аңа тормыш үзе тәкъдим итә. Бүген инде Рәфил Саматов — үз темалары, тормышка төпле карашы булган тәҗрибәле журналист.

Добавить в предпочтительные источники Google
Күптән түгел ул, иҗатының берникадәр өлешен туплап, “Язмыштан узмыш юк, дисәләр дә...” дигән беренче китабын бас­тырды. Китап бик саллы килеп чыккан, андагы барлык хикәяләрдә, очеркларда һәм шигырьләрдә авторның кешелекне, табигатьне кайнар сөюе чагыла, мәр­хәмәтлелек, һәркемнең хәленә керә белү кебек сыйфатлары төсмерләнә, тор­мышның катлаулы вакыйгаларына мөнә­сәбәте ачык билгеләнә.
Китап бер тында укыла. Биредәге әсәрләр уңай хис-тойгылар белән сугарылган, шигырь-хикәяләрнең һәркайсы күңелдә тирән эз калдыра, алар белән танышканнан соң, озак кына чагу тәэссо­ратлар дулкынында йөзәсең. Моңа кадәр дә мин авторның республика гәзит-журналларында басылган язмаларын һәрвакыт кызыксынып укып бардым, аларның тормышның үзеннән алынган булуы, гәзит укучыларны яшәү мәгънәсе, рухи кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итүе һәрчак сокландыра иде. Ә якташымның әсәрләре тулы бер китап булып дөнья күргәч, аның өчен ихлас сөендем.
Рәфил Саматов укучыны тетрәндерә, дөнья малы артыннан кууга корылып беткән заманыбыз ыгы-зыгысыннан айнытып, уйландыра торган темалар таба белә. Ул туган авылы Чишмә, аның үзенчәлекле шәхесләре, гүзәл Дүртөй­лебез хакында күп яза, көнүзәк проблемаларны күтәрергә курыкмый. Автор авыр тормыш сынауларын сынмый-сыгылмый җиңеп чыккан кешеләргә ихлас соклана. Әсәрләре геройларының прототипларын да ул әллә каян эзләп йөрми: аның хикәяләрендә — янәшәдә гомер кичерүче гыйбрәтле язмышлы кешеләр.
Кызыклы да, фәһемле дә китап ул “Язмыштан узмыш юк, дисәләр дә…” Автор иҗатындагы беренче карлыгач аңа тагын да көчлерәк илһам канатлары куяр, ул безне, әдәбият һәм шигърият сөю­челәрне, киләчәктә дә яңадан-яңа иҗат җимешләре белән сөендерер дип ышанабыз.

Зилә Мөхәммәтова,
“Дулкын” әдәби-иҗат клубы җитәкчесе.
Дүртөйле районы.