+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
18 июль 2019, 04:24

“Т/р”ларга диплом кирәккәнме?

Без бу сорауга 25 ел узгач җавап эзләдек

Без бу сорауга 25 ел узгач җавап эзләдек


Июньнең иң матур көннәренең берсендә БДУның татар-урыс бүлеген 25 элек тәмамлаганнар, ягъни “т/р”лар, университет алдына җыелдык. Шундый сорауга да җавап эзләдек: “Татар бүлегендә укуның кирәге булганмы? Диплом файдага яраганмы? Биредә укыганыбызга үкенмибезме?”


Элекке сабакташлар шундый сагынышкан: китте кочаклашу, хәл сорашу, яңалыклар уртаклашу. Вацапта төркем булдырып, байтак хәбәрне шуның аша белеп, фотоларны күреп торсак та, бер күрешү – үзе бер гомер, ди бит. Җанлы аралашуга җитми инде. Хатирәләрне барлыйбыз, үзгәрешләрне эзлибез. Кемдер еллар агымына бөтен­ләй бирешмәгән, кемдер төскә-биткә тагын да сылуланып киткән. Иң кызыгы – әйтерсең, кичә генә аерылышканбыз: холык-фигыль­ләр, күңел торышлары шул ук. Бары тик сабырлык һәм еллар гына бүләк итә алган зирәклек өстәлгән...

Университет алдында фотога төшеп (социаль чел­тәрләр заманы бит, фотолар кирәк булачак), 25 ел элек хушлашкан аудиторияләрне, филфакның 4нче каттагы коридорын урап чыккач, табын янына утырыштык. Туйганчы сөйләштек, серләш­тек, җырлаштык. Аннары инде Салават Юлаев һәйкәле янына киттек. Андагы матур үзгәрешләр, чәчәкләр, фонтанннар белән хозурланып, тагын да күрешергә вәгъ­дәләшеп, таралышасы килми генә хушлаштык.

БДУның элек татар теле һәм әдәбияты кабинеты бул­ган 419нчы бүлмәсен дә, табында да без, үзебез, эшебез, гаиләбез хакында сөйләгәндә һәркайсыбыз шундый сорауга да җавап эзләдек: “Татар бүлегендә укуның кирәге бул­ганмы? Диплом эшкә яраганмы? Биредә укыганыбызга үкен­мибезме?” Җаваплар ихлас һәм катгый иде: “Әл дә монда кергәнбез, әл дә монда укыганбыз!”.

Айдар Басыйров – Чакмагыш районы музее директоры, фәлсәфә фәннәре кандидаты гына түгел, коеп куйган артист, сатира-юмор остасы да. “Соңгы вакытта аеруча күбәеп киткән отчетлар, бихисап документларны тутырганда филологик белем булу үзен бигрәк сиздерә”, – ди ул. Илеш кызы Зөһрә Фатыйхова – Татарстанның Чаллы шә­һәрендәге “Күңел” радиосы алып баручысы. Татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен белү аңа радио ишекләрен ачкан.

Күпләребез дипломыбызга ярашлы һөнәр сайлаган, гомерен балаларга белем бирүгә, балалар тәрбияләүгә багышлаган. Илмера Низамова (Ахунова) – Илеш районында гына түгел, Башкортстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 2017 елда “Ел укытучысы” республика конкурсында, туган тел һәм әдәбият укытучы­ларының “Туган тел” Бөтенрусия осталык конкурсы җиңүчесе. Илеш­тән тагын бер кызыбыз – Миләүшә Габд­рәкыйпова Благовещен, Уфа мәктәп­ләрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыт­кан. Миякә кызы Лилия Рәхимова (Фәтхуллина) – Уфаның 65нче гимназия­сенең татар теле һәм әдә­бияты укытучысы, якшәмбе мәктәбенең җитәкчесе, Башкортстан­ның мәгариф отличнигы.

Чишмә кызлары, шулай ук, мәгариф өлкәсен үз иткән. Физәлия Баһманова Чакмагыш районының Тозлыкуш урта мәктәбе укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булса, Зөлфия Насретдинова укып бетергәннән бирле Уфа шәһәрендә балалар бакчасында эшли. Федоровка районыннан Зөлфия Бохармәтова – Ишембай шәһәрендә балалар бакчасы тәрбиячесе. Федоровкадан тагын бер кызыбыз Әнисә Шәрипова туган ягында балалар укыта. Бүген үз йөк машинасы белән ерак юлларга йөрүче, Мәчетле егете Флүр Нуриев та байтак еллар мәктәптә белем биргән. Көрәш белән мавыга, быел районда 3нче урын яулаган. Ә улы Фәнүр – кикбоксинг буенча республика чемпионы, Русия призеры. Ягъни быелгы очрашуда катнашкан 15 кешенең яртысы БДУда алган белемнәрен үз тәгаенләнеше буенча – мәгариф өлкәсендә куллана алган.

Шунысы кызыклы: 30дан артык студентны берләш­тергән төркемебездән 3 кеше, ягъни 10 проценты диярлек, хокук саклау өлкәсен сайлаган. Полиция майоры дәрәҗәсенә ирешү­челәр икәү хәтта. Кыйгы гүзәле Алия Әхъямова белән Бүздәк кызы Гөлия Фәхрет­динова алар. Гөлия бүген Сургут шәһәре хаки­миятендә эшли, өч югары белемгә ия, андагы татар иҗтимагый үзәгенең актив әгъзасы, очрашуны оештыруда да ул башлап йөрде. Илеш егет Әмин Әхмәт­гәрәев – капитан, Чакмагышта тәртип саклый.

Ә менә Бүздәк кызы Флорида Сөнә­гатуллина үзенең беренче белгечлеге буенча эшләүне хуп күргән – “Оптика“ кибетендә эшли, һөнәреннән бик канәгать. Бу да табигый, кеше гомер буе үз-үзен эзли, яраткан эш кенә бәхет хисе китерә ала.

Күрешү шатлыгына янә бер хис өстәлә – горурлык хисе. Сабакташларның берсе дә югалып калмаган. Тырышып эшлиләр, уңышларга ире­шәләр, балалар үсте­рәләр, эш-гамәлләре белән дөньяны матурлап яшиләр. Төрле сәбәпләр белән очрашуга килә алмаган сабакташларыбыз арасында да бик тырыш, бик уңган шәхесләр күп – мәктәп, гимназия директорлары, укытучылар, бүтән һөнәр ияләре... “Өмет” гәзитенең талантлы журналисты Руфина Х­сәнова, шагыйрә Индира Муллаянова, заманында моңлы җырлары белән таң калдырган “гитарачы кыз” Флүрә Мостафина да – безнең сабакташлар.

Әйе, белемле булу – дипломга ия булу гына түгел, тормыш, тәрбия мәктәбе, үз урыныңны табуга бер баскыч. Биш ел буена алган аң-белем гомер буе ярдәмгә килә. Сайлаган һөнәрдә генә түгел, тормыш елгасын кичкәндә дә үзе бер терәк ул. Шуңадыр да укытучыларыбызны үзгә бер җылылык белән искә алдык. Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары безгә, кичәге авыл балаларына, үз әти-әниләребез кебек иде. Радик Сибәгатов, Суфиян Поварисов, Камил Дәүләт­шин, Әхәт Нигъмәтуллин, Риф Мөхәм­мәтҗанов, Земфира Заһи­дуллина, Алмаз Шәйхулов, Бәйнә Сәлим­гәрәева, Сәгый­дулла Хафизов – һәркайсы безгә үз күңел җылысының бер чаткысын биргән, күңелләргә якты эз сызган.

БДУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасының бүген дә эшләп килүе, милли традицияләрне дәвам итүе, шулай ук, күңелгә май булып ята. Сүнмәсен, сүрелмәсен әле туган тел һәм әдәбият учагы Уфабызда. Ул тәрбия­ләгән, ул чәчкән орлыклар әнә нинди гүзәл шытымнар биргән!
Дилбәр БУЛАТОВА,

БДУ татар-урыс бүлегенең

1994 елгы чыгарылыш студенты.
Читайте нас