Октябрьский шәһәренең Төрекмән бистәсендәге Мәрданшиннар бер гасыр дәвамында берничә яшәү урыны алыштыра
Тарихи чыганаклардан күренүенчә, 1946 елдан шәһәр статусына ия Октябрьский Тегермән, Нарыш, Зәет, Мулла авыллары уратып алган бушлыкта төзелә башлый. Вакыт үтү белән шәһәр читендәге әлеге
авыллар административ-территориаль бүленеш буенча шәһәр округында бистә атамасын ала. Халык саны һәм җир биләмәләре буенча иң эреләрдән саналган Төрекмән бистәсендә, мәсәлән, халык элеккечә
авылча, ягъни үз йортларында гомер кичерә.
Нигездә пенсионерлар яшәүче бистәдә хәзерге чорда күпчелекне төп халык түгел, ә төбәккә күченеп килүчеләр тәшкил итә.
Төрекмәннең аксакалы Мирхәтим Әхмәтхәбиб улы Мәрданшин да шулар токымыннан. Әйткәндәй, аның нәсел тамырларын тикшерә башлагач, Мәрданшиннарның борынгы бабаларының бер буыны хәзерге Шаран районының Сарысаз авылыннан булуы ачыклана. Башкортстан Милли архивы материалларында Сарысазның тип-тәр авылы буларак, 1742 ел-ның 9 мартында теркәлгән-леге мәгълүм. 1859 елгы “Ревизская сказка”да (җанисәп алу документы) Сарысаз авылы 20нче башкорт канто-нының 13нче йорты(юрта) исемлегендә фамилиянең башында торучы Мәрданша табыла. Бәләбәй өязенең Төмә-нәк волостена караган Сарысаз авылының республика архивында сакланган 1883 елгы “Метрика кенәгәсе”ндә аның туган елы итеп 27 гыйнвар күрсәтелгән. Мәрданшаның атасы – Мөхәммәтша, анасы – Хәмдиниса.
Әйтергә кирәк, авыллар тарихы буенча чыганакларда Сарысаз авылы җир белән алыш-бирешкә, дәгъвалы бүлешүгә бәйле күп кенә низаглар буенча да билгеле. Иген игүгә ярашлы җир җит-мәү сәбәпле, биредә авылдашлар патша чорында ук үзара судлашуга кадәр барып җитә. Ни аяныч, җир мәсьә-ләсе Совет власте урнашкан чорларда да биредә яшәүче халык файдасына хәл ителми. Нәтиҗәдә, Сарысазда яшәүчеләрдән берничә гаилә, атап әйткәндә, Шәрәфетди-новлар һәм Мәрданшиннар хәзерге Бакалы районының Мөслим авылына күченеп китәргә мәҗбүр була. “Бакалы районы энциклопедиясе”ндә (2015 елда басылган) Яңа Урсай авыл Советына караган Мөслимнең 1924 елда барлыкка килүе күрсәтелгән. Авылны оештыручылар булып Азнакайның Иске Урсай авылы кешеләре Галиевлар тора, шулай ук Мишәр Мөсли-ме авылыннан күченүчеләр дә теркәлгән. Мәрданшин-нарның күченеп килү вакыты итеп 1929 ел күрсәтелгән.
Яңа урында яңа тормыш башлаган Мәрданша Мөхәм-мәтша улы шактый озын гомерле була – ул Мөслим авылы “Хуҗалык кенәгәсе”ндә 1955-57 елларда аерым хуҗа-лык тотучы сыйфатында тер-кәлгән. Аның улы, 1910 елда Сарысазда яшәгәндә туган Әхмәтхәбиб, биредәге Салават исемендәге колхозда бригадир булып эшли. Җәмәгате Кифая Фәррах кызы белән өч балага тормыш бүләк итәләр, болар – кызлардан Факия һәм Фәһимә, ә уллары Мирхәтим баш бала булып 1935 елда туган.
Аңлашылуынча, Мирхәтим Әхмәтхәбиб улына быел 18 ноябрьдә 84 яшь тула.
– Олы яшькә җиткәндә нәсел тамырларын барларга омтылыш табигый, – ди ул истәлекләргә бирелеп. – Яшьрәк чакларда әткәйдән, шулай ук бабакайдан(картәтине би-редә шулай атыйлар) борынгылар турында сораштыра идем, әлбәттә. Бу җәһәттән барысы да хәтердә калмаган, әмма шунысы хак: ерак бабаларыбыз Сарысазга Казан тарафларыннан килеп урнашкан. Нәселдә татарлар, ми-шәрләр булган, исәп алуларда алар “башкорттан типтәр” итеп язылган. Гомумән, без-нең нәсел генә түгел, тоташ татар халкы да күченеп йө-рергә мәҗбүр ителгән, дияр идем. Моның сәбәпләре күптөрле. Хәзер шуны аңлыйм: гаиләләр ишле, балалар күп, аларны ашатырга да кирәк бит әле. Чит якларда бәхет эзләргә омтылыш та йөртә адәм баласын. Мәсәлән, Шаран төбәгеннән Бакалыга күченүне башкача аңлатып булмый. Берничә дисәтинә җирдә биш-алты балалы гаиләне туендырырлык ашлык үстерү мөмкин түгел хәл. Сүз дә юк, чит төбәккә күченеп киткәннәр яңа урында безне байлык көтә, дип беркатлылык күрсәтмәгән, муллыкны намуслы хезмәт белән генә табарын анык белгән. Гомумән, бүгенгечә әйткәндә, туган төбәгендә җитеш тормышта яшәр өчен шартлар тудырылса, туган туфрагын беркем дә ташлап китмәс иде. Ни өчен дигәндә, өлкәннәр аң-лыйдыр, яңа урында дөнья кору өчен өстәмә рәвештә дә гаять зур тырышлык таләп ителә бит. Без, Мәрданшин-нар, моны яхшы беләбез. Аннары, адәм баласының тормыш яхшырак төбәккә омтылышы да табигый.
Үткән гасырның 50нче еллар азагында Мәрданшин-нарның чираттагы буыны янә бер кат яшәү урынын алыштырырга карар итә. Район үзәге Бакалыдан 30 чакрымлап читтә урнашкан Мөслим авылының тормыш көтү өчен “перспективасызлыгын” нә-селләренә хас эчке тоемлау белән аңлаганнардыр алар. Бу – Октябрьский төбәгендә нефть яткылыклары дәррәү үзләштерелә башлаган чор. Монда эшче куллар, тырышлар кирәк, уңганнарга хөкүмәт тә уңайлыкларны тудырырга әзер. Тәүдә гаилә шәһәр читендәге Мулла авылына килеп урнаша. Хезмәт салып дөнья көтәргә күнеккән һәркемгә эше дә табыла, булдыклыларга мал табарга җае да чыга.
Ә Мирхәтим бу чорда, кем әйтмешли, җиткән егет. Бишенче нефть промыселында өч ай укып автослесарь һөнәре алгач, эшкә тотына. Аннары 3 ел һәм дә 3 ай дәва-мында Совет гаскәрләренең Германиядәге төркемендә хәрби хезмәт үтә. Тормыш чыныгуы алган егеткә мили-циядә хезмәткә юл ачыла. Бу уңайдан шуны билгеләп үтик: эчке эшләр органнарында 22 ел буена намуслы хезмәт сала ул, шуның 17 елы – дәүләт автомобиль инспекция-сендә. Гади постовой милиционер вазыйфасыннан ГАИ начальнигы дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы үтә майор Мәр-даншин. Әйткәндәй, элекке ГАИ хезмәткәрләренә карата халыкта, атап әйткәндә, автомобильчеләрдә мөнәсә-бәт үзгә. Ни өчен дигәндә, юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган хәлдә дә, моның өчен җәза алган шофер тәүдә үзен гаепләми бит инде.
– Әйе, хезмәт вазыйфам буенча, миңа да күп кенә тәртипсез шоферларны автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә туры килде, – дип искә ала бу уңайдан Мирхәтим Әхмәтхәбиб улы. – Әмма элек бу мәсьәлә махсус комиссия тарафыннан карала иде, аның составында җәмәгатьчелек вәкилләре дә бар. Бер сүз белән әйткәндә, башбаштаклыкка юл куелмый. Карар кабул ителгәч, “права”сы алынган иптәшкә чын күңелдән киңәшләр бирәбез, чөнки билгеле вакыт үткәч, мәсәлән, 6 айдан соң, шоферга йөртү документын кире кайтарып алу мөмкинлеге бирелә. Таныклык алу максатында имтиханнар тапшырганда кешенең хәленә кереп, эшне җиңеләйтүгә барасың. Моны күпләр аңлый, игелекне онытмый. Шуңа да милициядән китеп, лаеклы ялга чыккач та, теге вакытта мине гаделсез рәнҗеттең, дип дәгъва белдерүчеләрне хә-терләмим.
Милициядә хезмәт вакыты тәмамлангач, Мирхәтим Әхмәтхәбиб улына Октябрьский шәһәренең берничә оешмасында эшләп алырга туры килә, гомум хезмәт стажы 40 елдан арткач кына лаеклы ялга китә. Быел 80 яшен тутырган җәмәгате Миңниса Гарифулла кызы Мулла авылында туып-үскән, тормыш коруларына исә 60 елга якын. Миңниса Гарифулла кызы шулай ук Октябрьскийда фидакарь намуслы хезмәте белән олы абруй казана. Озак еллар дәвамында шәһәрнең нефть сәнәгате оешмаларының хезмәт бүлекләрендә инженер сыйфатында хезмәт салган.
Бу урында шуны да бил-геләп үтик: “Йөртә безне язмышлар” тәгъбире Миңниса Гарифулла кызына да турыдан-туры кагыла. Аның бабакасы Габдулла Хисмәтулла улының нәсел тамырлары хәзерге Татарстанның Ютазы төбәге Дымтамак авылына бәйле. Әлеге төбәк татарлары исә XVIII гасырда Мулла авылына нигез салучылар буларак билгеле.
Гомумән, Мәрданшиннар-ны нефтьчеләр төбәге саналган Октябрьскийда гаять абруйлы кешеләр буларак яхшы беләләр. Халык арасында мәртәбәне ата-анага уллары да китергән. Өлкәне Рафаэль, мәсәлән, шәһәрдә малтабарлык хәрәкәтен башлаучылардан. Төбәктә беренчеләрдән булып “Малтабарлар берлеге” оештырып, 6 ел буена аңа уңышлы җитәкчелек итә. Шәхси абруе нәтиҗәсендә, үз көченә таянып, шәһәр Советы депутаты булып сайлана, аннары инде Башкортстан Дәү-ләт җыелышы-Корылтай депутаты дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзерге вакытта Рафаэль Мәрданшин – Русия Дәүләт думасы депутаты. 1965 елда туган Рөстәм һөнәре буенча нефтьче, озак еллар Себер тарафларында хезмәт чыныгуы алгач, туган төбәгенә кайтып төпләнгән. Хәзерге вакытта шәһәрнең иң уңышлы эшләүче шәхси малтабар-ларының берсе ул.
Буыннар бәйләнеше өзелмәгәндә туган тарафлар турында истәлекләр дә яңа-рырга сәләтле. Мирхәтим Әхмәтхәбиб улы туып-үскән төбәге Мөслимне дә һич исен-нән чыгармый. Үткән елда аны Яңа Урсай авылының 100 еллыгына кунакка чакыралар. Эш шунда, Мөслим авылы халкының күпчелеге яшәү урыны итеп якын гына урнашкан нәкъ Яңа Урсайны сайлый. Монда Мәрданшин-нарның туган-тумачалары да бихисап. Ә менә Яңа Урсайда нигез корган Рәсим Мәгариф улы Шакиров Мөслимдә Мәр-даншиннарның күршесе булып яшәгән. Бай тәҗрибәле авыл хуҗалыгы белгече 20 елдан артык “Дружба” хуҗа-лыгына җитәкчелек итә, сүз дә юк, туган авылын таркатмас өчен кулыннан килгәнчә чарасын да күргәндер. Әмма бәләкәй авылның язмышы аянычлы була.
Аның белән без хәзер инде бер генә торак йортлы Мөслим авылының урынын барып карадык. Биредә элекке урам тарафларында – кола ялан. Аянычлы күренештән күңеле тулган юлдашымның халәтен аңлап, 60 еллап элек язмыш Мәрданшиннарга бик вакытлы һәм дөрес юнәлеш биргән, дип әйтәсе генә кала.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.