Шундый теләк белән техник фәннәр докторы, профессор Салават Мөдәрисов зур үрләргә ирешкән
Туймазы районының Ярмөхәммәт авылында туган малайның балачактан ике хыялы була: беренчесе — әнисе Сания Мөхәммәтҗан кызы кебек укытучы булу, икенчесе – әтисе Гомәр Ильяс улы кебек колхозда механизатор булу. Шуңа инженер һөнәрен үзләштерәсе килә аның. Авыл балалары болай да кечкенәдән кырга, игеннәрне эшкәрткән комбайннарга, техникага гашыйк, кызыксынучан. Салават Гомәр улының бу мәхәббәте икеләтә көчле була. Әтисе белән эшкә йөрүен бүген дә сагынып искә ала ул. Ике дә уйлап тормыйча аграр институтка укырга керүенең, инженер-механик һөнәре сайлавының да сере шундадыр.
– Гадәттәгечә, әти белән комбайннар арасында йөргәндә арбалы “УАЗ” машинасында бер абый килде. Үзе шундый яшь, ә машинасы өр-яңа. Мин әтидән: “Ә бу нинди абый?” – дип сорадым. “Улым, бу – Зорин, инженер-механик һөнәре буенча кызыл дипломга институт тәмамлап, эшкә кайткан белгеч, кайту белән өр-яңа машина да ышанып тапшырдылар”, – диде ул. Менә шунда минем дә институтка укырга керәсем, белемле буласым килде. “Үскәч мин дә Зорин булам”, дип йөрдем, – дип искә ала галим балачагын.
Институтның механика факультетын уңышлы тәмамлый Салават Гомәр улы. Тырыш егетне диплом язганда ук аспирантурага калырга чакыралар. Зур теләге булса да, ул елны укырга керергә урыннар булмый. Бер ел Туймазы районының токымчылык заводында инженер-энергетик булып хезмәт куя белгеч, тәҗрибә туплый. Ә бер елдан уңган егетне аспирантурага укырга алалар.
Аны тәмамлап, Чиләбе өлкәсендә диссертация яклаганнан соң, Салават Гомәр улының ике хыялы да тормышка аша. Баштарак университетта ассистент вазыйфасын башкарса, соңрак, яшь булуына карамастан, өлкән укытучы, декан урынбасары вазыйфаларын биләп, 27 яшендә кафедра җитәкчесе дәрәҗәсенә ирешә ул. Докторлык диссертациясе яклап, профессор була. Зур дәрәҗәләргә ирешүендә ул фәнни җитәкчеләре Август Иофинов белән Рәис Рәхимовка рәхмәтле.
Салават Мөдәрисов фикеренчә, чын инженер булу өчен төгәл фәннәрне яхшы белү (математика, геометрия, физика), киңлектә ориентацияне җиңел табу, машинаны сүтеп җыю кебек сыйфатларга ия булырга кирәк.
Салават Гомәр улы авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә шөгыльләнә.
– Яңа техникалар уйлап чыгарабыз, шуларны гамәлгә кертәбез. Без уйлап тапкан зур чәчү комплекслары, чәчкечләр, культиваторлар, яңа төр сабаннар, катнаш туфрак эшкәртү агрегатлары, дисклы тырмалар Чиләбе компрессорлар заводында җитештерелә, – ди галим.
Юл төзелеше, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы машиналары кафедрасының инжиниринг хезмәтләрен дә җитәкли белгеч. Әлеге кече инновацион предприятиедә бер төркем аспирант һәм укытучылар белән инжиниринг хезмәтләре тәкъдим итә алар. Орлык, ашлык чистарту агрегатлары һәм киптерү комплексларын республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә проектлаштырып төзиләр. Яңа культиватор, элеватор да кора белгечләр.
Аның җитәкчелегендә 2 фән докторы, 8 фән кандидаты диссертация яклаган. Бүген 4 докторант һәм 5 аспирант әзерли. 220дән артык фәнни эш, өч ел эчендә 15ләп чит ил журналында фәнни язмалары дөнья күргән.
– Барысына да өлгерергә укучыларым ярдәм итә, – ди Салават Гомәр улы. – Иң куанычлысы – мин эшләгән Башкорт дәүләт аграр университетында инде ничәмә еллар Диссертация советы эшләп килә, шуңа да аспирантлар, докторантлар биредә диссертацияләрен яклый ала.
Салават Мөдәрисов әлеге Советта гыйльми секретарь вазыйфасын башкара. Узган елда Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы булып та сайланган ул. Агробиотехнология бүлегендә башка галимнәр белән берлектә эшлиләр.
– Әлеге өлкәдә механикалаштыру, биология, генетика юнәлешләре галимнәре бергә эшләгәндә фән яңа нәтиҗәләр бирә. Җыелганда яңа стратегияләр уйлыйбыз, ниндидер ачышлар ясыйбыз, – ди Салават Гомәр улы.
Җәмәгате Гүзәл белән өч балага гомер бүләк иткән алар. Өлкән уллары Наил, Уфа нефть университетын тәмамлап, Себердә хезмәт куя. Кызлары Регина әтисе юлыннан киткән, университетта биотехнолог һөнәрен үзләштерә ул. Ә кече кызлары Рената әлегә икенче сыйныфта гына белем ала.
Туганнары белән дә тыгыз мөнәсәбәттә яши Салават Гомәр улы. Гаиләләре белән еш кына бәйгеләрдә катнаша алар. Менә күптән түгел генә “Хезмәт династиясе” дип аталган республика бәйгесендә апасы, сеңлесе белән чыгыш ясаган ул. Туганнары да әнисе һөнәрен сайлаган.
Фәнни мәктәп җитәкчесе, техник фәннәр докторы, профессор Салават Мөдәрисовның киләчәккә дә планнары шактый. Мондый үрләрне яулаган галимнең ул планнарын да тормышка ашырачагына шик юк. Заманында кечкенә авыл баласының “Зорин” буласы килсә, хәзер исә галим Салават Гомәр улының шәкертләренең “Мөдәрисов” буласы килә!..