Мишкә районындагы иң зур татар авылы олуг юбилеен билгеләде
Авылның атамасын да, урынын да сайлый белгән безнең борынгы бабаларыбыз. Табигать афәтләреннән генә түгел, язмышның ачы җилләреннән дә ышыклап торсын, дигәндәй, өч яктан урман белән уратылган уйсу урынны сайлаган алар. Ә ничә буын кешеләренең язмышын күзәтеп, тереклеккә яшәү көче биреп, тыныч кына агып ятучы Бөре елгасын һәм аның яр буендагы чишмәләрен әйтеп торасы да юк!
29 июньдә авылдашларым бәйрәм тантанасына җыелды. Һәркемнең йөзендә шатлык балкый. Шулай булмый ни, илебезнең төрле төбәкләреннән авылдашлар сагынып кайткан бит!
Бәйрәм тантанасын авылыбызның горурлыгы, бөтен бәйрәм чараларының да үзе сценариен язып, алыштыргысыз алып баручысы Илгиз Шәкүров ачып җибәрде, бәйрәмгә килгән кунаклар белән таныштырды. Алып баручыбыз сүзен болай дип дәвам итте: “Авылыбызда горур да, батыр да, ихлас та, тырыш һәм иманлы да халык яшәгән һәм яши. Кызганычка каршы, гаярь дәү әтиләр дә, фәрештәдәй ак яулыклы, ак күңелле дәү әниләр дә, күбебезнең газиз әти-әниләре дә юк инде якты дөньяларда... Алар рухына Коръән укып, дога багышлап башлыйк, кардәшләр. Рухлары шатлансын, гүрләре нурлансын! Сүз — хаҗи, имам-хатыйп Хәниф хәзрәт Шәйморатовка!”
Хәниф Шәйморатов — безнең адашкан күңелләребезне туры юлга кайтаруга, ни өчен бу дөньяга килгәнебезне, яшәүнең асылын, мәгънәсен аңлатуга 28 ел гомерен, хезмәтен, белемен багышлаган имам.
Авылыбызның аксакалы Вафа абый Кәримов җитәкчелегендә бөтен авылдашларыбыз һәм читтә яшәүче якташларыбыз ярдәме белән районда гына түгел, хәтта Башкортстанда да беренчеләрдән булып безнең авылда мәчет салынды. Авылдашыбыз Хәниф, Яр Чаллыда укып кайтып, безгә дингә килергә, иманга кайтырга булыша. Авылдашларыбыз гарәпчә укырга, аять-сүрәләр өйрәнергә мәчеткә йөри. Хәниф хәзрәт тырышлыгы белән дини бәйрәмнәр, башка чаралар уза. Яңгырга сусап, шыта алмыйча яткан орлык кебек, безнең дә тутыккан күңелләребезне агартырга, пакьләргә ярдәм иткәне өчен без аңа бик тә рәхмәтлебез. Мәскәүдә яшәп, эшләп, лаеклы ялга чыккач туган авылыбызга кайтып, Ислам динен таратуга көч салган бертуган абыйсы Рәҗәп хәзрәт Шәйморатовка да рәхмәтле авылдашларыбыз.
13 яшьлек кенә бу балада илаһи моң, саф татар теле, үз-үзен сәхнәдә тотышы сокланырлык! Алма агачыннан ерак төшми шул, күзләр генә тимәсен! Үзе уку алдынгысы, әтисе үткәргән чараларда да катнаша, әнисенә дә ярдәмләшә.
Ә Илгиз Шәкүров ярдәмчеләре: Роза Әмирова, Миләүшә Хөсәенова, Миләүшә Әгъләмова, Рима Кәримова белән берлектә авылның күркәм кешеләре, хезмәт батырлары турында сөйләргә һәм тәбрикләүгә күчтеләр.
Алар һәр ветеран турында эчтәлекле, фәһемле итеп сөйләп, бүләкләр тапшырды. Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды.
Ә артистлары кем соң?! Әлбәттә, үзебезнекеләр! Әтиле-уллы Илгиз һәм Самат Шәкүровлар, клуб мөдире Тәнзилә Әхәтова, Рузилә Хәлиуллина, Әминә Вәлиева, Әнвәр һәм Илүс Әхәтовлар. Ә тавыш режиссеры һәм виртуоз музыкант — Бөредән килгән Бабай авылы кияве Раил Гыйззәтуллин.
Авылыбызның тарихы бай һәм данлы. Илебездә барган бер генә вакыйга да Бабай авылын урап үтмәгән. Дәһшәтле сугыш еллары, аннан соңгы илне тергезү, хуҗалыкларның гөрләп торган чаклары... Боларның барысы турында да безгә Салих Вильданов бәйнә-бәйнә сөйләде. Салих абый – әлеге вакыйгаларның шаһиты, ул – авылыбызның аксакалы. Фәридә апа белән 64 ел иңне иңгә куеп гомер итте алар, балаларын олы тормыш юлына чыгардылар. Гомере буе сәламәтлеге мактанырлык булмады Салих абыйның, әмма аның сабырлыгы, итагатьле булуы сокланырлык булды һәм бүген дә шулай.
Илгиз Шәкүровның гомере буе авылыбызда фельдшер булып хезмәт иткән Альфира Фәтхинурова турында әйткән сүзләрен бөтен зал дәррәү басып кул чабып раслады. Бөре медучилещесын тәмамлаган яшь кенә кызны юллама белән Мишкә районының Бабай авылына эшкә җибәрәләр. Авылыбызда ул үзенең парын – Сафинур Фәтхинур улын очрата. 50 ел гомер бергә гомер кичерде алар, 5 бала үстердәләр. Бүген Альфира апа - 5 оныгының яраткан нәнәсе. Аның хезмәт стажы 40 елдан артык.
Авылыбыз кешеләре күңелендә Альфира апа “Ашыгыч ярдәм” табибы булып урын алган. Һәр гаиләнең медицина тарихын яттан белгән, һәркайсының холкын, гадәтләрен аңлаган, район үзәгеннән күтәреп ташыган дарулары белән генә түгел, бигрәк тә ихласлыгы, ягымлы сүзе, һәр елмайган карашы, акыллы киңәше белән һәркемнең күңеленә ачкыч таба белгән ул. “Вакытында сыйфатлы ярдәм күрсәтеп, күпме кешене үлем тырнагыннан тартып алган Альфира апа”, дигән сүзләр һич кенә дә арттыру түгел.
Мәнзүмә Нигъмәтулла кызы һәм Зинфир Хәким улы Кәримовлар гаиләсе күптән түгел алтын туйларын билгеләде. Ярмәкәй районы егете Зинфир Кәримовның ничек безнең якларга килеп чыгуын ишеткәч, “Язмышлардан узмыш юк икән”, дияргә генә кала. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлап, туган ягы Ярмәкәйгә юллама алган егет сабакташ-группадаш кызның елап торуын күреп битараф калалмый. Аңардан нәрсә булганын, кем рәнжетүен сорашырга, тынычландырырга тотына. Ә кыз, “Мине Мишкәгә җибәрәләр, аюлар оясына”, — дип, тагын елап җибәрә. Олы жанлы, изге йөрәкле егет нишләсен, училище җитәкчелеге белән кереп сөйләшә дә Ярмәкәйгә бу кызны җибәрә, ә үзенең юлламасын Мишкәгә, “аюлар оясына” үзгәртеп яздырып, Бабай мәктәбенә укытырга килә.
Егет Мәнзүмә исемле кызны клубтан өенә кадәр бер генә озатып бара. Таңны капка төбендә каршылаган яшьләр, икенче көнне никах укытып, тормыш корып җибәрә...
Бабай авылы мәктәбендә матур хезмәт куйганнан соң алар район үзәгенә күченә. Мәнзүмә Нигъмәтулла кызы – район гәзите мөхәррире, Зинфир Хәким улы типография директоры булып эшләп хаклы ялга чыктылар...
Залда утыручылар арасында Рима Янбарисова да бар иде. Уфа шәһәрендә яшәсә дә, туган авылына ашкынып кайткан. Аның әтисе Галинур Җиһангиров сугыштан 1946 елда гына кайта. Аның зур тырышлыгы белән 1949 елда башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. 30 елга якын мәктәбебезнең директоры була Галинур абый.
Шушы елларда мәктәпнең җылы коридорлы төп бинасы төзелә, матди базасы ныгытыла. Ифрат зур ихтирамга, абруйга лаек була Галинур Җиһангир улы. Укучылар гына түгел, хәтта укытучылар, авыл кешеләре дә аңа хөрмәт белән “Абый” дип дәшәләр иде. Хатыны Камилә апа да гомере буе укытучы булып эшләде. Шундый күркәм гаиләдә туган Рима Галинур кызы, әлбәттә, укытучы һөнәрен сайлый. 1966 елда – Бәләбәй педагогия училищесын, соңрак Бөре педагогия институтын тәмамлый, ә хезмәт юлын туган авылыбыз мәктәбендә башлый. Ире Хәниф Фәтхиәкбәр улы да колхоз рәисе булып сайланганчы мәктәптә физкультура, хезмәт дәресләре укытты. Белем учагының гөрләп торган чагы! Көчле, талантлы укытучылар иде алар! Безгә төпле белем бирделәр, шәһәр мәктәпләре бер читтә торсын. Ә клубта алар куйган концертлар, спектакльләр! Безнең буын аларга охшарга тырышып, алардан үрнәк алып үстек, алар кебек яшәргә тырыштык.
Рима Галинур кызының гомум эш стажы 35 ел тәшкил итә. РСФСРның мәгариф отличнигы, Русиянең һәм Башкортстанның күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Хәниф абый Янбарисов белән 48 ел гомер итте алар. Ә Хәниф Фәтхиәкбәр улы колхозыбызны җитәкләгән елларда авыл зур уңышлар яулады, гөрләп торды.
27 ел элек районда беренчеләрдән булып эшкуарлыкка алынган Рәфыйк Гыйльмановка, район Советы депутаты, эшкуар Әнфир Фәтхинуровка, шулай ук малтабарлар Флүр Сәхибгәреевка, Әдип Абраровка, Әдибә Абраровага, ничә еллар буе авыл кешеләрен азык-төлек, беренче кирәк-ярак белән тәэмин итеп торучы кибет хуҗалары, Альбина һәм Анатолий Напалковларга җылы сүзләр әйтелде һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук, авылыбызның агабисе, шагыйрә, китаплар авторы Хәмдия апа Низаметдинованың шигырьләре яңгырады, олы яшьтә булуына карамастан, Уфадан ашкынып кайткан агабиебезгә рәхмәтләр җиткерелде.
“Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры, полковник, партизан комиссары, 38000 сүздән торган татар – урыс сүзлеге, урыс – татар сүзлекләре авторы, филология фәннәре докторы, профессор Гаян Әмиров та искә алынды.
Тагын да бер танылган Бабай егете – Социалистик Хезмәт Герое, техник фәннәр кандидаты, “Татнефть” оешмасының генеральный директоры, СССРның нефть һәм газ сәнәгате министры Әгъзам Вәлиханов искә алынып, аның хакында җылы сүзләр әйтелде.
Барлык көчләрен салып, авыл тормышында кайнап яшәгән, күп еллар дәвамында намуслы фидакарь хезмәтләре белән авылны гына түгел, районны, республиканы данлап, халыкның абруен яулаган 8 кешегә: Талип Глимнуров, Фатыйх Мостафин, Нәзифә Мостафина, Рәфил Сабирҗанов, Элиса Хәсәнҗанова, Альфира Фәтхинурова, Нәзирә Фәтхинурова, Хәниф Шәйморатовка “Бабай авылының иң хөрмәтле кешесе” исеменә таныклык һәм тасма бирелде.
Бәйрәмдә 50дән артык ветеран тәбрикләнде. Алар – “Бриллиант гаиләләр”, “Алтын гаиләләр”, “Күркәм гаиләләр”, хезмәт ярышы алдынгылары, орден-медаль белән бүләкләнгән хезмәт батырлары, тыл ветераннары, мәгариф отличниклары, алдынгы савучылар, механизаторлар, шоферлар, башка күп һөнәр осталары.
Безнең Илгизебез (без аны яратып шулай дибез) турында да аерым әйтмичә булмый. Аның әнисе Рафига Шәкүрова минем укытучым, соңыннан хезмәттәшем булды. Үз эшенә мөкиббән киткән, изге күңелле, хөрмәтле укытучы иде ул. Әтиләре сугыш кырында ятып калган сугыш чоры баласы. Әтисе – Сәһил Шәкүров бер дигән балта остасы, урманчы булып эшләде. Шундый хөрмәтле гаиләдән чыккан Илгиз Сәһил улы Мишкә районы хакимияте башлыгының ярдәмчесе булып эшли. Ул башта Уфа авиация техникумын, Башкорт дәүләт аграр университетын, аннары Башкортстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлады. Җаваплы вазыйфада эшләсә дә, эш сәгатеннән соң, ял көннәрендә гел туган авылыбызда мәш килеп, авылыбызның бихисап проблемаларын хәл итеп йөрүче ул! Ул Башкортстанга билгеле җырчы да, күп чараларның оештыручысы да, жәмәгать эшлеклесе дә, дин юлында да көч сала, Бөтендөнья татарлары конгрессының райондагы бүлекчәсе рәисе дә. Саматның һәм Самираның яраткан әтисе, хатыны Гүзәлнең ышанычлы терәге, апалары Лидия һәм Лилия гаиләләренә ярдәмчел туган. Без, Бабай авылы кешеләре, шундый авылдашыбыз белән чиксез горурланабыз һәм аңа уңышлар, тазалык, бәхет телибез.
Тантаналы чара тәмамлануга клуб ихатасында корылган зур табында авылның уңган кызлары кунакларны бәйрәм пылавы, тәмле чәй белән сыйлады. Гел ярдәмләшеп йөргән авыл хакимияте башлыгы Герман Байдимировка зур рәхмәтләрен әйтте авылдашлар.
Бәйрәм Бөре елгасы буенда гөрләп дәвам итте. Сагынышып кайткан авылдашлар бер-берсе белән күрешеп, учак ягып, сөйләшеп, җырлашып күңел ачты, таган атынды.
Ә кичен авыл халкы тагын клубка җыелды. Булдыклы авылдашыбыз Рәфис Хәсәнҗанов, популяр җырчы Руслан Зөлкарнәев җитәкчелегендәге концерт бригадасын алып кайтып, авылдашларын куандырды. Зур рәхмәт аңа! “Тагын очрашырга Ходай насыйп итсен!” – дип, авыл халкы соң гына таралышты.
Мин үзем дә 40 елга якын гомеремне балаларга белем бирүгә багышладым. Авылыбыз мәктәбе ябылган көнгә кадәр эшләп, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, хаклы ялга чыктым.
Сәхнәдә телендә былбыл сайраткан Илгиз Шәкүровны да ана теле һәм әдәбияты дәресләрендә тел байлыгына, тел нечкәлекләренә өйрәткәнемә, җыр дәресендә музыка дөньясына алып керә, җыр серләренә төшендерә алганыма горурланып, шатланып, сокланып утырдым. Әйе, бу көнне күпсанлы укучыларым миңа рәхмәт сүзләре җиткерде. “Без нинди генә уңышларга ирешкән булсак та, бу – укытучыларыбызның хезмәт җимеше”, дигән сүзләрен ишетү бигрәк тә рәхәт булды. Укытучы өчен шуннан да зур бәхет бармы соң!
Безнең турыда сәхнәдән дулкынландыргыч җылы сүзләр әйтеп, матур хатирәләре белән бүлешүләре, ихлас теләкләр җиткереп, рәхмәт әйтеп бүләк тапшырулары гомергә онытылмаслык истәлек булып калды...
педагогик хезмәт ветераны.