+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
30 август 2019, 04:41

Америкага, Филүс Каһиров концертына!

Галимә Габсәләмованы океан артына нинди җилләр ташлаган һәм анда нәрсәләр гаҗәпләндергән?

Галимә Габсәләмованы океан артына нинди җилләр ташлаган һәм анда нәрсәләр гаҗәпләндергән?


Галимә Габсәләмова – районда билгеле шәхес. Укытучы, Саузбаш авыл Советы башкарма комитеты секретаре һәм рәисе булып эшләгән, колхоз профкомы рәисе булып сайланган. Кайда гына эшләсә дә, беренче планга хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен куйган. Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, Галимә Заһит кызы әле дә җәмәгать эшләренең уртасында кайный. Ул Саузбаш авыл биләмәсе ветераннары оешмасы рәисе. Мондагы пенсионерларның бай, кызыклы тормыш белән яшәвендә һәм ветераннар оешмасының районда иң яхшылар исәбендә булуында Галимә апаның роле бәяләп бетергесез.


Габсәләмовлар гаиләсендә ике ул һәм бер кыз үсә. Алар барысы да белем алып, тормышта үз урыннарын тапкан. Ә менә кызлары Гөлназ барысыннан да кыюрак булып чыга – Ижевск дәүләт техник университетын тәмамлагач, Америка Кушма Штатларына барып эшкә урнаша һәм шунда яшәргә кала.

Кызы чакыруы буенча Галимә Заһит кызы быел АКШка кунакка барды. Ул анда ике ай яшәде. Без Галимә ападан чит илдә алган тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– Уфа – Мәскәү – Вашингтон маршруты буенча 13 сәгатьтән артыграк очтык, чөнки ара шактый ерак – 9 мең чакрым. Уфадан киткәндә гыйнвар салкыннары өтә иде, ә Вашингтонда чын яз, магнолияләр чәчәк ата, кешеләр җәйге киемдә йөри. Андагы матурлык, чисталык һәм пөхтәлекне күреп һушым китте.

Бездә каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утиль­ләштерү мәсьәләсе бик кискен торганлыктан, аларда бу эшнең ничек оештырылуы белән кызыксындым. Чүп контейнерлары анда махсус ябык павильоннарга урнаштырыл­ган. Вак чүпне контейнерга салалар, ә эресен аның янында калдыралар. Павильон янында исә чүп-чар күрмәссең дә. Шуңа бездәге кебек чүп-чарны җил урам буена очыртып йөртми.

Америкалылар – ачык күңелле, мөлаем йөзле, очраган һәр кешегә елмаю бүләк итә һәм иң яхшы теләкләрен җиткерә. Мин анда бер генә исерек кеше дә очратмадым, кулына сыра яисә аракы шешәсе тотып йөрүчеләрне дә күрмәдем.

Сәүдә учреждениеләрендә сатып алучыларга тулы ышаныч. Аларны яшеренеп күзәтүчеләр дә, артыннан ияреп йөрүчеләр дә юк. Һәр сатып алучы үзенә кирәкле товарны сайлап ала һәм сәүдә залыннан чыккан вакытта банкоматта исәп-хисап ясый. Безнең ише бу эшне үзаллы башкара алмаучыларга кассирлар ярдәмгә килә. Һәр кибеттә сатып алучыларның балаларына җиләк-җимеш һәм кәнфитләр белән түләүсез сыйлану, хәтта үзенә ошаган уенчык сайлап алу мөмкинлеге тудырылган. Зур кибетләрдә мохтаҗларга түләүсез кайнар аш та оештырылган.

Һәркемнең гардеробында киелмичә яткан киемнәре була. Аларны ташларга кызганыч, әмма киюче дә юк. АКШ­та халыктан шундый кием­нәрне җыю оештырылган. Әйтик, кирәкмәгән киемеңне тапшырасың да, талон ала­сың. Шул талон белән кибеттә яңа кием сайларга мөмкин. Ә мин, “Сэкондхэнд” кибет­лә­рендә сатылучы кием-салымны каян алалар икән, дип баш вата идем.

Штатларда балалар аерым игътибар үзәгендә. Мәктәп автобусы аларны һәр көн иртән тукталыштан алып китә һәм дәресләрдән соң яңадан шунда китереп куя. Мәктәпләрдә кайнар аш оештырылмаган, аның урынына азык-төлек җыелмасы бирелә. Шунлыктан һәр бала төшке ашны үзе белән йөртә. Кече һәм өлкән сыйныфлар укучылары аерым мәктәпләрдә белем ала.

Өлкән яшьтәгеләргә дә игътибар зур. Алар өчен махсус социаль учреждениеләр эшли, мин аларны “пенсионерлар өчен бакча” дип атадым. Һәр иртәдә махсус автобус теләге булган пенсионерларны шундый учреждениегә алып килә. Алар анда көн дәвамында рәхәтләнеп үзара аралаша, спорт уеннарында катнаша, аларга өч тапкыр кайнар аш оештырылган. Яннарында медицина хезмәткәре дә бар. Кирәк икән, ярдәм күрсәтә. Шунысы гаҗәп, болар барысы да түләүсез.

Сәламәтлек – америкалылар өчен иң мөһим төшенчә. Күпләр велосипедта йөри, яисә йөгерә. Тукланулары да үзенчәлекле. Нигездә майсыз ризыклар ашыйлар. Ипине бик аз кулланалар. Тозны да ризыкка чама белеп кенә салалар. Ә менә яшелчә, җиләк-җимеш, төрле салатларны бик яраталар.

Һәр гаиләдә диярлек эт тоталар. Иртәле-кичле аларны йөртергә алып чыгалар.

Вашингтонның һәм тоташ илнең төп горурлыгы – Ак йорт. Ул америкалылар өчен кодрәт, хакимлек итү һәм чәчәк ату символы булып тора. Аны 1792 елда төзи башлаганнар. Ак йортта президент резиденциясе урнашкан. Һәм ул – экскурсияләр өчен ачык бул­ган дөньядагы бердәнбер президент сарае. Ак йорттагы зал­лар тәгаенләнешенә карап, төрле төстә, төрле формада һәм төрле зурлыкта. Мә­сәлән, иң матуры дип исәп­ләнүче озынча зәңгәр залда президент һәм беренче леди кунаклар кабул итә. Яшел залда чәй эчүләр оештырыла, кызылында музыка залы урнашкан, ә фарфор залында дөньяда “ак балчыктан” эш­ләнгән әйберләрнең иң яхшы үрнәкләре тупланган.

Капитолий бинасы Ва­шингтонның нәкъ уртасында урнашкан. Монда Конгресс – Американың төп законнар кабул итү органы эшли. Бинаның нигез ташы Джордж Вашингтон катнашлыгында салынган, диләр. Капитолий тирәсе – шәһәр халкы һәм кунакларның иң яраткан ял итү урыны. Аны табу кыен түгел – шәһәрнең барлык төп урамнары да Капитолийга алып килә.

Вашингтон монументы – АКШка нигез салган Джордж Вашингтон хөрмәтенә ак граниттан куелган 169 метр биеклектәге обелиск. Ул XIX гасыр уртасында ил халкы һәм шәхси компанияләр акчасына төзелгән. Колоннаны Америка штатларының флаглары элен­гән 52 манара уратып алган. Монументка баскыч буйлап менәләр, уңайлы һәм тизрәк булсын дисәгез, лифт корыл­ган.

Ботаника бакчасы Капитолийдан ерак түгел урнашкан һәм Вашингтонның бизәге булып тора. Анда 60 меңнән артык үсемлек тупланган. Алар Җир шарының төрле почмакларыннан китерелгән. Бакча төрле тематик бүлекләрдән тора. Әйтик, чүлләрдә үсүче яки тропик үсемлекләр бүлек­ләре. Борынгы табигать һәм югалып баручы үсемлекләр бүлекләре, орхидеяләр бакчасы халык арасында аеруча популяр.

Милли табигать тарихы музеена да халык бик күп йөри. Анда 126,5 миллион экспонат тупланган. Алар – үсемлекләр, төрле җәнлекләр макетлары, күбәләкләр, кыйм­мәтле ташлар, метеорит кисәкләре һәм күпсанлы артефактлар. Шунысы кызык, музей атнага җиде көн эшли һәм аңа керү түләүсез. Динозаврлар залында халык аеруча күп була.

Милли сәнгать галерея­сында Европа һәм Америка осталары: скульпторлар, рәссамнар, иллюстраторлар һәм фотографларның эшләре тупланган. Биредә шулай ук кайчандыр серле шартларда Эрмитаждан “югалган” әсәр­ләрне дә күрергә мөмкин.

Вашингтонга килгән һәркем үзен бу объектларны мотлак күрергә бурычлы дип исәпли.

– Чит илдә тагын нәрсә онытылмаслык булды?

– И-и, әйтергә онытып торам икән, якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Филүс Ка­һировның концертын карарга теләгем бик зур иде. Бу теләгемне Америкада тормышка ашырырмын, дигән фикер башыма кереп чыкканы да булмады. 8 февраль – кызым Гөлназның туган көне. Кичен эштән кайтты да, “җыен, әни, концертка барабыз”, ди. Шулай итеп, үзебездә бер тапкыр да күрмәгән якташыбызны Вашингтон сәхнә­сендә күреп кайттым. Филүскә рәхмәт, безгә бик зур бәйрәм бүләге ясады.

– Ә Кушма Штатларда даими яшәргә калу теләге тумадымы соң? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Ю-у-ук, мин чит илдә калыр кешеме соң? Туган ягымны, туган туфрагымны бер­нәрсәгә дә алыштырмаячакмын! Саузбаш якларының гүзәллеген үзегез дә беләсез бит. Бер яктан тулы сулы мәһабәт Кама елгасы, икенче яктан гүзәл Агыйдел ага. Саф сулы, балыклы күлләребез дә байтак. Америкада, әйтик, имән, өрәңге, зирек агачлары үсә, әмма бездәге кебек сылу каеннарны күрмәдем. Җырда җырланганча, “үз илемдә ямь­ле миңа бәрәңге бакчасы да”. Филүс Каһировның концертын карагач, туган ягымны сагынуым тагын да көчәеп китте, күзләремнән яшь бөртекләре тәгәрәп төште.
Рим ӘХМӘТОВ.

Краснокама районы.
Читайте нас