+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
31 август 2019, 07:33

Максаты - урманнарны саклау

"ПРОФ- IT.2019" Бөтенрусия төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы финалчылары билгеле булды.

"ПРОФ- IT.2019" Бөтенрусия төбәк һәм муниципаль мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы финалчылары билгеле булды.
Финалга барлыгы 36 проект чыкты. Хәзер финалчыларга 12-13 сентябрьдә Белгородтагы форумда үтәчәк конкурс экспертлары алдында эшләрен күрсәтергә кирәк булачак.
Башкортстаннан конкурска өч эш тәкъдим ителде. Җиңүгә дәгъвачылар исәбендә - "Табигатьтән файдалану һәм тирә-як мохитне саклау" номинациясендә "Башкортстанның урман картасы" проекты.
Әлеге проект - урманны законсыз кисүне һәм урман янгыннарын мониторинглау системасы. Һәр кеше "Урман картасы" мобиль кушымтасын урнаштырып, янгыннар, законсыз урман кисүләр яки казылмалар чыгару турында хәбәр итә ала. Мобиль кушымта ярдәмендә ведомстволар бу сигналларны тиз тотып алачак һәм чара күрәчәк.
Читайте нас