Шереметьевода ике самолет: Пекинга юл алган «Аэрофлот» һәм "Royal Flight" бәрелешкән. Ике лайнер да канатлар белән бәрелешкән, дип хәбәр итә "Татар-тудей".
Пассажирларны оператив рәвештә эвакуацияләгәннәр, беркем дә зыян күрмәгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бәрелешүнең сәбәбе - буксировкада килешмәү — аэропортның җир өсте хезмәтләре дөрес эшләмәгән.