+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
6 сентябрь 2019, 03:44

“Без яхшырак булдырабыз!”

Быелгы җәй җылы һава торышы белән артык сөендермәсә дә, көз уңышларга бай килә. Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңа, урманнар да үз сые белән сыйларга ашыга.

Быелгы җәй җылы һава торышы белән артык сөендермәсә дә, көз уңышларга бай килә. Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңа, урманнар да үз сые белән сыйларга ашыга.
Күптән түгел Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Галимҗановлар гаиләсе, чын мәгънәсендә, “урман хәзинәсе” таба — алар әтәч гөмбәсе яланына барып чыга. Өч кеше дүрт сәгать эчендә җыйган

9 капчык гөмбәне үлчәүгә салгач, ул центнердан артып китә!

Белгечләр гөмбәне җыйганнан соң 4 сәгать эчендә эш итәргә тәкъдим итә. Әлбәттә, бу гаилә дә җыелган уңышны ничек тә нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Хуҗабикә Гөлшат гаиләгә кыш буена җитәрлек гөмбәне бүлеп ала да, калганнарын туганнарына, күрше-күләнгә таратып бирә.

— Гөмбәне урман эченнән түгел, ачыклыктан, урман авызыннан җыйдык, — ди гаилә башлыгы Ленар Рәшит улы.

Әйткәндәй, Галим­җанов­лар гаиләсе тирә-якта уңганлыгы, тырышлыгы белән дан тота. Яшь кенә бу гаилә кыз һәм ул тәрбияли. Үз куллары белән кыска гына вакыт эчендә төзеп чыккан йортлары, чыннан да, күз явын алырлык булып, урамга ямь биреп балкып утыра.

“Гөмбәне җыю берни дә түгел, ә менә аны юып эшкәртү күпкә катлаулырак”, — диләр. Мондый гөмбә яланына нәкъ шушы уңган Галимҗановлар гаиләсе тап булуы да очраклы түгелдер, дигән уй туа.
Гөлия Гәрәева.

Балтач районы.
Читайте нас