“Яшь талантлар” Бөтенрусия смотр-конкурсында Башкортстан кызы җиңү яулады
Яшьләр арасында югары уку йортын тәмамлап, үз һөнәре буенча эшкә урнаша алмаучылар байтак. Әмма шул ук егет һәм кызлар арасында студент чакта ук төрле конкурсларда катнашып, булачак эш бирүчеләрнең ышанычын яулаганнары да җитәрлек. Моның өчен илебездә бик күп бәйгеләр дә үткәрелә.
“Русиянең халык сәнгать кәсепләре” ассоциациясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе — яшь рәссамнар һәм осталарның иҗади эшчәнлеген дәртләндерү һәм активлаштыру.
1990 елдан башлап ассоциация “Яшь талантлар” Бөтенрусия смотр-конкурсын үткәрә. Анда халык сәнгать һөнәрләренең талантлы яшь осталары катнаша. Шунысы куанычлы, узган конкурсларда катнашучыларның һәм лауреатларның күбесе халык сәнгать кәсебе предприятиеләренең төп рәссамнары булып хезмәт куя. Күбесе “Русиянең атказанган рәссамы”, “Русиянең халык рәссамы” дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
“Яшь талантлар” Бөтенрусия смотр-конкурсы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бу конкурста ел саен Русиянең 40 төбәгеннән 500гә якын яшь оста, рәссам һәм студент катнаша.
Быел “Яшь талантлар” Бөтенрусия смотр-конкурсының күргәзмәсе И. Машков исемендәге Волгоград сынлы сәнгать музеенда узды. Җиңүчеләр арасында безнең якташыбыз Гөлчибәр Бәйрәмова да бар. Ул — “Атларым минем атларым” номинациясендә диплом һәм икенче премиягә лаек булды. Аның бу эше — Уфа сәнгать-гуманитар колледжын тәмамлаганда язылган диплом эше.
— Мин гүзәл Башкортстаныбызның искиткеч матур табигатен яратам. Шуңа күрә дә диплом эшемдә Кыйгы районының Алагуз авылының — туган ягымның табигать күренешләрен тасвирладым. Минем эшемне югары бәяләгән өчен конкурсның жюри әгъзаларына, Уфа сәнгать-гуманитар көллияте укытучыларына рәхмәтлемен. Алдагы көндә шушы юнәлеш буенча үз эшемне ачу теләге белән янам, — диде Гөлчибәр Бәйрәмова.
Арабызда сәләтле, тырыш, уңган яшьләребез булу сөендерә. Ә инде Гөлчибәр Бәйрәмовага алдагы тормышында, иҗатында уңышлар юлдаш булуын телибез.