Бүген сентябрьнең 13е. Җомга... Христианнарда 13 саны җомгага туры килгән көнне "уңышсыз" дип санавы киң таралган. Юлга чыгарга, килешү төзергә, кем беләндер очрашырга, яңа эш башларга һәм тагын бик күп нәрсәләр эшләргә ярамый, имеш...
Психологлар исә, киресенчә, 13ендә туган кешеләрнең бик күп уңай якларын әйтә. Менә алар:
1. Бу кешеләр бик чибәр булмаска мөмкин, әмма алар һәрвакыт үзләренә башкаларны "тарта".
2. Алар үзләрен һәрвакыт ышанычлы тота.
3. Алар һәркем белән уртак тел таба ала. Алар белән һәрвакыт күңелле. Иң кызыгы шул: алар төрле яшьтәге, төрле караштагы кешеләр белән иркен аралаша.
4. Гаиләсен һәрвакыт барыннан да өстен күрә.
5. Үзенә ошаган һөнәр буенча гына эшли. Эшен яратмый икән, ике дә уйламый китәргә мөмкин.
6. Үзләре теләгәнне генә эшлиләр. Аларны мәҗбүриләү мөмкин түгел.
7. Алар көчле энергияле, күп эшләргә ярата.
Гомумән, 13ендә туганнарны психологлар "аны язмыш билгеләгән" ди.