Русиядә электән килгән һөнәри бәйрәмнәр юкка чыгарга мөмкин.
Алар Советлар Союзы вакытында ук кертелгән һәм хәзер актуальлеген югалткан, дип билгеләнә.
Алар арасында Радио көне, Тимер юлчылар көне һәм Һава флоты көне дә бар. Әлегә исемлек тулы түгел. Министрлыклар үзләренең тәкъдимнәрен кертәчәк. Карар киләсе елның февраленнән көченә керергә тиеш.
“РЖД”ны бу башлангыч бер дә куандырмаган.
“Тимер юлчылар көне — электән килгән һөнәри бәйрәм. Без аны саклап калырга телибез”, - дигәннәр анда.