+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
21 сентябрь 2019, 07:59

Үзенекен яндырган, кешенекен бәрдергән

Юлда туктаган машина хуҗаларына ярдәм итәргә теләсәгез, яхшылап уйлагыз. Югыйсә, шушындый хәлгә калуыгыз бар.

Юлда туктаган машина хуҗаларына ярдәм итәргә теләсәгез, яхшылап уйлагыз. Югыйсә, шушындый хәлгә калуыгыз бар.
Бер адәм наркотик парлары астында трассада машинада китеп барганда киндераш үскән урынны күреп туктый да шунда юнәлә. Шулвакыт, ни сәбәптәндер, аның машинасы янып китә. Каршыга килүче автомобиль хуҗасы, ярдәм кирәкми микән, дип туктый һәм янгын урынына бара. Шуны гына көткәндәй теге наркоман аның "Фольксваген"ына утырып шыла.
Ләкин ерак китәлми, "КамАЗ"га бәрелеп, машинаны аудара. Үзе бу урыннан качып китә.
Кыскасы, бервакыт ул басудан шәп-шәрә килеш килеп чыга. Һәм төп-төгәл полиция каршына.
Менә шундый хәлләр булган ике көн элек Башкортстан юлында. Монда ярдәм күрсәтергә туктаган бичара машина хуҗасы кызганыч.
Читайте нас