+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 сентябрь 2019, 16:25

Заворотнюкның фотосы өчен миллион сум тәкъдим итәләр

Журналистлар үлем белән көрәшүче актрисаны тынычлыкта калдырырга уйламый.

Журналистлар үлем белән көрәшүче актрисаны тынычлыкта калдырырга уйламый.
Элегрәк бер канал туганнары шоуга килсен өчен өч миллион сум тәкъдим иткән иде, хәзер бер матбугат чарасы үлем хәлендәге Анастасиянең фотосы өчен миллион тәкъдим итә.
Ләкин гаилә һаман рәсми рәвештә актрисаның чире турында чыгыш ясамады.
Әле аның Мәскәүдәге шәхси клиникада ятуы билгеле. Кайбер мәгълүматлар буенча, хәле бераз аруланган. Ул һушында һәм реанимациядән чыгарылган.
Аның янында ире һәм менеджеры. Алар палатадан да чыкмый, чөнки дәваханәне төрле шаманнар, экстрасенслар уратып алган ди. Барысының да ярдәм итәсе килә.
Палатада телевизор да, радио да юк. Кыскасы, Заворотнюк дөнья хәлләрен белми, белмәве яхшырактыр да.
Читайте нас