Аның килограммы күпме торачак?
Очаководагы ит комбинаты хезмәткәрләре ясалма иттән 40 граммлы беренче котлет тәкъдим иттеләр. Эшләнмәне әзерләүгә 900 мең сум акча тотылган.
Бу юнәлештә эшләр ике ел дәвам иткән. Проект өстендә эшләү өчен тукыма инженериясе лабораториясе булдырылган.
Мондый итне ясау өчен галимнәр элиталы абердин-ангус токымлы бозауның бер кисәген ала һәм ул арытаба үссен һәм күзәнәкләре бүленсен өчен туклыклы мохитка урнаштыра.
Проект кураторы яңа эшләнмәнең этик яктан мөһим булуын билгели, чөнки ул хайваннарны ашау өчен үстерүне һәм чалуны туктатырга мөмкинлек бирәчәк.
Мондый ит кеше өчен хәвефсез һәм ике тапкыр озаграк саклана ала.
2023 елга ясалма ит кибет киштәләренә чыгарга мөмкин. Аның бер килограммы 800 сум торачак.