Кулыннан эш килгән, нәрсәгә тотынса да күркәм нәтиҗәгә ирешүче кешеләргә ихлас күңелдән сокланам мин. Бүген шундый булдыклы шәхесләрнең берсе – авылдашым Фәйрүзә Гәрәева-Агишева белән гәзит укучыларыбызны да таныштырасым килә.
Фәйрүзә Бүздәк районы Түреш авылы кызы. Авылда абруйлы, гомерләре буе намуслы хезмәт белән дөнья көткән Венера һәм Фәүзән Агишевларның өлкән кызлары ул. Фәйрүзәнең күңеле яшьтән иҗатка тартылуының бер сәбәбе, мөгаен да, авылның искиткеч ямьле табигать кочагына сыенып утырган Шөңкәй очында үсүендәдер: аларның бакча артларында гына Кызылтау, янында корылык елларында да саегуны белмәгән саф сулы чишмә, зифа каеннар, киң ябалдашлы чыршылар! Кече яшьтән әти-әнисенә ярдәмләшеп үсә кыз, ике сеңлесен дә караша. Түреш урта мәктәбен тәмамлагач, аш-су әзерләүгә маһир Фәйрүзә Чакмагыш кооператив училищесына ашнакчы һөнәрен үзләштерергә укырга керә. Чакмагыш район дәваханәсендә ашнакчы булып хезмәт сала. Уңган, мөлаем кыз гомерлек бәхетен дә Чакмагышта очрата: Кашкар авылы егете Әсбах Әкрам улы Гәрәев белән матур гаилә кора. Яшь пар Кашкар авылында төпләнә, яңа, иркен йорт төзеп керә. Фәйрүзә менә өч дистә елга якын каенанасы Зәйтүнә Миңлебай кызы белән чөкердәшеп бер түбә астында яши. Хәзер Зәйтүнә әбекәйгә 80 яшь тулган инде. Картайган көнендә сөекле улы һәм кадерле килене тәрбиясендә, күз өстендәге каш кебек яшәвенә ул сөенеп бетә алмый.
Фәйрүзә Фәүзән кызын Чакмагышта яше-карты кул эшләре остасы буларак белә. Аның уңган куллары баскан киез итекләр, сарык йоныннан әзерләнгән баш киемнәре, бияләйләр, уенчыклар, шәлләр — барысы да күзнең явын алырлык. Алар бер-берсен кабатламый, һәркайсының үз бизәге! Ә җылылыклары, йомшаклыклары — искиткеч!
— Кашкар — бәләкәй авыл. Шунлыктан эш юк. 2011 елга кадәр медпунктта җыештыручы булдым. Тик кыскартылуга эләктем. Эшсез утыру табигатемә ят: күңелемә хуш килгән, шул ук вакытта гаилә казнабызны да тулыландырырлык шөгыль хакында уйлана башладым. “Ә нигә әле сарык йоныннан киез итек һәм халыкка кирәкле башка кием-салым әзерләп сату белән шөгыльләнеп карамаска?!” — дигән уй башыма килгәч, җиң сызганып эшкә тотындым. Башта, әлбәттә, өйрәнү этабын үттем. Ничек дисезме? Интернеттан үземә кирәкле мәгълүматны табып! Сарыкны үзебез асрыйбыз. Йон язу җайланмасын ирем эшләп бирде. Сарык йонын Татарстанга илтеп, иләнгәнен дә алып кайтабыз. Киез итекләрне балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күпләп басам. Табан да куям, матур бизәкләр төшерәм. Моннан тыш, остаханәмдә хатын-кызларның борынгы кием элементы күкрәкчәне әзерләүне дә үзләштердем. Күкрәкчәне элек түшелдерек дип тә атаганнар. Аны тукымадан тегеп, сәйләннәр белән бизәгәннәр. Ә менә сарык йоныннан эшләнгәне күпкә нәфисрәк һәм йомшаграк килеп чыга. Баш киемнәрен, бияләйләрне, өйдә кия торган башмакларны да халык яратып ала. Иҗат җимешләремне күбрәк Интернет аша сатам.
Фәйрүзәнең кул эшләре белән мавыгуы бала чагыннан ук килә. Нәнәсе Сайра Дәүләтша кызы Агишева оныгын кечкенәдән үзе белгән һөнәргә өйрәтә.
— Бәйләү, тегү, чигүгә кулларың килешеп тора бит синең, балакаем, — дип сөенә ул.
— “Һөнәрле үлмәс”, ди бит халык. Хак сүзләр. Безнең Фәйрүзәбезнең дә күптән инде тирә-якта оста дигән даны бар, аның киез итекләрен, бияләй-башлыкларын кай яклардан гына сатып алмыйлар! Бихисап иҗади күргәзмәләрнең Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән ул. Декупаж стилендә куна такталары, кием элгечләре дә эшли.
— Сарык йонының кеше организмына файдасы зур икәнлеген безнең халык элек-электән белгән, — ди Фәйрүзә ханым. — Салкын тиеп, авырып киткәндә, аякка йон оекбаш киеп куйсаң, сырхаудан тизрәк котыласың. Сарык йоны кул-аяк сызлауларын бетерергә дә ярдәм итә, диләр. Ә кул эшләре белән шөгыльләнү җаныма әйтеп бетергесез бер рәхәтлек бирә, тынычландыра, бар дөньямны онытам мин ул сәгатьләрдә!
Уңган Фәйрүзә ханым инкубаторда йонлы тәпиле чебешләр чыгарып сату белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә дә ярыйсы гына тәҗрибә туплап өлгергән инде ул, үзенең күптәнге сатып алучылары да бар.
Фәйрүзә белән Әсбах Гәрәевларның тату гаиләсендә бер ул, бер кыз буй җиткергән. Бүгенге көндә алар икесе дә студент инде.
— Киләчәктә Чакмагышта үсеп килүче буын вәкилләре өчен даими рәвештә осталык дәресләре оештыру уе белән янам, — ди әңгәмәдәшем. — Халкыбызның күркәм йолаларын, һөнәрләрен тергезүгә үз өлешемне кертәсем килә.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.