+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
3 октябрь 2019, 03:41

Нинди чәй тәмлерәк?

Рәтамак авылының Тукай урамында — “Самавыр бәйрәме”

Рәтамак авылының Тукай урамында — “Самавыр бәйрәме”


Элек-электән самавырлы йорт — ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула.


Самавыр бәйрәмен урамыбызның иң өлкән ак әбисе Миңнеямал Хәсәнет­дин кызы хәерле сәгать теләп дога белән башлап жибәрде. Ә китапханәче Гүзәлия Мулләхмәт кызына бәйрәмне башлау һәм тәмамлау өлеше тиде. Бәйрәмгә һәр кеше күчтәнәч, бүләкләр алып килгән иде. Сый-хөрмәттән сыгылып торган өстәлләр янында 5 күмер самавыры бәйрәмнең башыннан азагына кадәр гөжләп кайнап утырды.

Тамашачылар “Чәй атамаларын кем күбрәк белә?”, “Кем кайнар чәйне кашык белән тизрәк эчеп бетерә” кебек күңелле уеннарда катнашты. Конкурста җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук самавырга бәйле сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләүдә дә авылдашлар актив булды.

Биредә шулай ук “Таныш булыйк: шифалы үләннәр” дигән китап күргәзмәсе, Дүртөйледә яшәп иҗат итүче авылдашыбыз Тәслия Әхмәтовага багышланган кургәзмә урын алды. Тәслия Миңнегали кызы авылдашларын бәйрәм белән котлап, авылыбызга, бәйрәмгә багышланган бик матур эчтәлекле әсәрләрен укып ишеттерде.

Миңсолтанов Риф абыйның ат арбасы да бәйрәмнең түреннән урын алды. Көчле, таза ир-атлар арбага җигелеп, бала-чагаларны арбага утыртып урамны урадылар. Бәйрәм көнне урамда иртәдән кичкә кадәр матур көйләр, җырлар, гармун, баян моңнары яңгырап торды. Бәйрәм биюләр белән тәмамланды


Гүзәлия АРСЛАНОВА.

Ярмәкәй районы,

Рәтамак авылы.
Читайте нас