+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
9 октябрь 2019, 18:30

Их, тәмле дә соң чәк-чәк!

Чәк-чәк өчен иң тәмле рецепт тәкъдим итәбез.

Татар халкының символы нидә, дип сорасалар, күпләр - чигелгән калфак, алъяпкыч, читекләр, милли көйләр дип җаваплар. Бу исемлеккә, һич икеләнүсез, чәк-чәкне дә кертергә була. Иң тәмле чәк-чәк рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Алына:
Он - 300-450 грамм.
Йомырка - 3 данә.
Сөт - 3 аш кашыгы.
Разрыхлитель - 1 чәй калагы.
Шикәр - 1 аш кашыгы.
Тоз - калак очында җитә.
Кыздыру өчен үсемлек мае - 1 литр.
Йомырканы яхшылап туглыйбыз. Аңа шикәр, тоз, сөт һәм разрыхлитель кушабыз. Барысын бергә яхшылап туглаганнан соң, аз-азлап он кушабыз һәм камырны бик яхшылап басабыз. Камыр җәеп, вак кына кисәкләргә бүләбез һәм чәк-чәкне майда кыздырабыз.
Бераз алланган чәк-чәкне кәгазь салфеткага салыгыз. Ул чәк-чәкнең артык маен үзенә алыр.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Читайте нас: