«Петербургская политика» фонды әлеге вакытта исән ветеран-сәясәтчеләрнең рейтингын төзегән.
«Медиалогия» системасы буенча аларның матбугатта никадәр искә алынуларын санап чыкканнар.
Беренче урында СССР президенты Михаил Горбачев (38 830 тапкыр искә алынган), икенчедә – Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков (11 207), өченчедә – Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев (7200).
Исемлектә шулай ук Русиянең элекке финанс министры Михаил Задорнов, Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россель (2430), Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов (2365), СССР Минстрлар Советы рәисе Николай Рыжков (1679) һ.б. бар.