+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
10 октябрь 2019, 03:52

Илһам мизгелләрен бергә кичердек

“Тулпар” журналында өч ел дәвам иткән нәсер һәм парчалар конкурсы тәмам

“Тулпар” журналында өч ел дәвам иткән нәсер һәм парчалар конкурсы тәмам


3 октябрьдә “Тулпар” журналы һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театрының уртак проекты үтте. Анда “Илһамлы мизгел” әдәби конкурсының җиңүчеләре бүләкләнде. Проектның ярдәмчесе – Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы.


Нәсер һәм парча – иң хисле, иң тойгылы жанр. Кыска күләмле булуы, заманга мөнәсәбәт бел­дерергә форсат бирүе беләнме, бик яшәүчән дә. Матбугатта, Интернет сәхифәләрендә мондый язмалар даими дөнья күреп тора. Дөрес, аерым нәсер җыентыклары – китап киштәләрендә бик сирәк кунак. Башкортстанда татар телендә нәсер җыентыгы соңгы тапкыр 2008 елда басылып чыккан иде. Флүрә Сәлимованың “Мәңге чылтыра, чишмә!” китабы иде ул.

Шуларны исәпкә алып, 2016 елда “Тулпар” журналы нәсер һәм парчалар конкурсы игълан итте. “Илһамлы мизгел” дип аталган бу конкурс 3 ел барды. Һәм ул шактый популяр булып чыкты, 45 кеше үз әсәр­ләрен җибәрде. Илһам яшькә карап тормый, кемнең дә күңел ишекләрен шакый икән – конкурсантлар арасында 20 яшьлек егет-кызлар да, 80 яшьтән өлкән иҗат­чылар да бар. Татар бүлекләре студент­ларының актив катнашуы аеруча күңелле.


Катнашучылар исемлеге:

Альбина Әскарова, Стәр­летамак

Әлиф Галимов, Благовар

Әлфия Шәйхелисламова, Туймазы

Әнәс Сафуанов, Туймазы

Әнисә Ягъфәрова, Дүртөйле

Валерий Чарковский, Бакалы

Венер Фәттахов, Дүртөйле

Галия Шадманова, Бүздәк

Гөлнара Махиянова, Дүртөйле

Гөлсимә Зиннәтуллина, Аскын

Гөлфизә Кәлимуллина, Миякә

Гөлчәчәк Сабирова, Бакалы

Гүзәлия Гыйззәтуллина, Кырмыскалы

Дилә Булгакова, Уфа

Закир Әкбаров, Күмертау

Заһит Мурсиев, Караидел

Зәйфә Салихова, Бәләбәй

Зәлифә Кашапова, Илеш

Зөлфирә Сөнәгатуллина, Иглин

Зөлфия Газиева, Авыргазы

Зөлфия Сафина, Туймазы

Зөһрә Исламова, Илеш

Илүсә Исмәгыйлева, Федоровка

Илшат Нәҗмиев, Куергазы

Ирек Галин, Борай

Кәүсәрия Шәфыйкова, Яңавыл

Лениза Гыйльметдинова, Кыйгы

Лилия Мәһдиева, Миякә

Люция Әблиева, Чакмагыш

Мәдинә Миңлегалиева, Шаран

Мәйруза Ямалетдинова, Чакмагыш

Миләүшә Вахитова, Агыйдел

Нәфисә Хәбибдиярова, Борай

Нурлан Ганиев, Благовар

Рәзиф Зыятдинов, Борай

Рәфил Саматов, Дүртөйле

Рәфисә Салихҗанова, Краснокама

Римма Гайнанова, Чакмагыш

Рифат Сәлах, Казан

Рушан Шабакаев, Пенза өлкәсе

Сания Шәрипова, Бүздәк

Светлана Гайнанова, Чакмагыш

Тәнзилә Исәнбирдина, Бүздәк

Фатыйма Галиева, Федоровка

Халисә Мөхәммәдиева, Нуриман

Тәкъдим ителгән әсәрләрнең һәр­кайсында ихлас саф хисләр, тирән тойгылар, кадерле истә­лекләр, тормыш фәл­сәфәсе чагыла. Тарих ядкәрләренә багышланган язмалар бар. Авторлар шулай ук гаилә кыйммәтләрен, табигать гүзәллеген, мәхәббәт тойгыларын ихлас итеп сурәтләгән.

Җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Аның составында филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Фоат Галимуллин, филология фәннәре кандидаты, “Башкортстан Фәннәр академиясе хәбәр­ләре” журналының җаваплы сәркатибе Ләйсән Мараканова, филология фәннәре кандидаты, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты Альбина Хәлиуллина, филология фәннәре кандидаты, “Кызыл таң” нәшрияты директоры Фаил Фәтхетдинов бар иде. Алар әсәрләрнең нәсер һәм парча жанры таләпләренә туры килү-килмәвен, сәнгать­чә образлылыгын, тел-стиль чараларын тикшерде. Шунысы фәһемле – җиңүче­ләрне билгеләүдә фикерләр, нигездә, уртак булды.

Дилә Булгакованың беренче урынны алган парчасында бу жанрга хас булган барлык сыйфатлар тупланган: беренче карашка гади булып тоелган образларда да вакыт һәм мәңгелек сулышын бирә алу; аерым бер хәл-күренеш тәэ­сирендә туган хис-киче­реш­ләрнең нечкә төсмер­ләрен, тойгыларның үсеш-үзгә­решен чагылдыру; ассоциатив тел-сурәтләү чаралары, шигъри ритм һәм башка үзенчәлекләр.

“Тулпар” журналының “Ил­һамлы мизгел” төбәкара конкурсында (2016–2019) җиңү­челәр:

1нче урын ­­– Дилә Булгакова.

2нче урын – Нурлан Ганиев, Светлана Гайнанова.

3нче урын – Гүзәлия Гыйз­зәтуллина, Гөлнара Махиянова, Рәфисә Салих­җанова.

Номинацияләр – Рифат Сәлах, Валерий Чарковский, Халисә Мөхәм­мәдиева, Зөһрә Исламова.

Жюри шулай ук Заһит Мурсиев, Фатыйма Галиева, Закир Әкбаров, Римма Гайнанова, Әнәс Сафуанов, Зөлфия Сафина, Илшат Нәҗмиев, Мәйруза Ямалетдинова, Әлиф Галимов, Зөлфия Газиеваның әсәрләрен уңай яктан билгеләде.

Конкурсның йомгаклау тантанасы Уфа “Нур” татар дәүләт театрының Кече залында тантаналы итеп оештырылды. Директор Илдар Хаҗиев һәм баш режиссер Байрас Ибраһимов, әдәбият бүлеге җитәкчесе Гөлнур Усманова, Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы (җитәкчесе – Флүсә Назаргулова) ярдәменнән тыш, чараны мондый дәрәҗәдә үткәреп булмас иде.

Бәйрәм кәефе театрның фойесыннан ук каршы алды. З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятының китап күргәзмәсе, Дим бистәсендәге 13нче китапханәнең кул эшләре түгәрәге (җитәкчесе – Римма Әминева), Зөһрә Исламова, Люция Камаеваның милли эшләнмәләр күргәзмәләре эшләде, гармун моңы яңгырап торды. Кемнәрдер биюгә дә төшеп китте. Шунысы мөһим, катнашучылардан, төрле сәбәпләр белән, ун кеше генә килә алмады. Сүз уңаеннан, Дүртөйле районы хакимияте, махсус автобус бүлеп, бәйгечеләргә генә түгел, районның “Дулкын” әдәби иҗат берләш­мәсе әгъзаларына да әдәби бәйрәмгә килергә ярдәм иткән. Шулай ук Агыйдел шәһәр хакимияте иҗатчыларга транспорт белән булышкан.

Конкурста катнашкан һәркемгә “Кызыл таң” нәшрият йортыннан – дипломнар, бү­ләк һәм чәчәкләр, Бөтендөнья татар конгрессыннан китаплар тапшырылды. Го­мумән, Бөтендөнья татар конгрессы бәйрәм тантанасына зур өлеш кертте – беренче-өченче урыннарны яулаган 6 кешенең барысына да планшетлар бүләк итте. Җиңүчеләргә кыйммәтле бү­ләкләрне, китап һәм дипломнарны конгрессның Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов тапшырды. “Тулпар” журналы дипломнарын алар “Кызыл таң” нәшрият йорты директоры Фаил Фәт­хетдинов кулыннан алды.

Конкурста катнашкан талантлы шагыйрәләребез Кәүсәрия Шә­фыйкова һәм Нәфисә Хәбиб­дияроваларның рухы да искә алынды.

Тамашачылар исә илһамлы мизгелләр, нәфис сүз дулкынында тибрәлде. Дистәгә якын әсәрне профессиональ артистлар Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәе­това, Рәсимә Гайфуллина, Мәх­мүт Фатыйхов, Рушат Мөдә­рисов, Гөлназ Биктимерова, Альберт Шәйхетдинов, Ирина Ганиева, Марат Хәсәнов, Руслан Хисаметдинов, Чулпан Раянова, Эльвира Бигалиева, “Шәрык” радиосы алып баручысы Зәлия Ахунова сәхнәдән яңгыратты. Баш­корт­стан­ның халык артисты Финә Вәлиева һәм Эльмир Газизуллин кичәне күтәренке дулкыннарда алып барды.

Шагыйрьләр Нурлан Ганиев һәм Казан шәһәреннән килгән Рифат Сәләх үз нәсерләрен сәх­нәдән үзләре укыды.

“Сәхибҗамал” һәм “Затлы Сәхибҗа­маллар” вокал төр­кемнәре, З. Исмәгыйлев исе­мен­дәге Уфа сәнгать академиясе студенты Кадрия Исламова, БДПУ студенты Рияна Мотыйгуллина, КФУ студенты Галия Шадманова, шулай ук “Нур” артистларының музыкаль чыгышлары бик җылы кабул ителде.
Ахыры ПДФ-версияда укыгыз...
Читайте нас