“Флүзәнең белмәгән эше юк”, — диләр тирә-якта. Чыннан да, Ярмәкәй районының Иске Шах авылында яшәүче биш бала анасы, күптән инде берничә тапкыр дәү әни булып та өлгергән Флүзә Хәлиуллина — үзе уңган, үзе булган оста куллы ханым. Иске Сүлле авылы кызы ул. Һәр җәй Иске Шах авылына әбисенә кунакка килеп, бу авылга, анда яшәгән әбиләргә, талгын гына аккан Кыдаш елгасына гомерлеккә гашыйк була.
“Әбекәйләр шундый оста куллы иде. Алар су буенда җирне казып, казан ясап, балчык басып, аларны шакмак калыпларга салып, кирпеч сугалар да чиратлап бер-берсенә мич чыгаралар иде”, — дип сөйли Флүзә.
Ә кич утырулар — үзе бер дөнья! Шәмгыя әби бик тә сәләтле, уңган була. Бигрәк тә чәчәкләр ярата. Үзе рәсем төшереп, киштә чаршаулары, мендәр тышлары, урын-җир япмалары чигә. Флүзә дә, әбисеннән күрмәк, кая барса да дәфтәр күтәреп йөри, матур чәчәкләр күрсә, шунда ук аны кәгазьгә күчереп куя. Әбисеннән чигү серләренә өйрәнә.
Флүзәнең иң беренче чынлап мавыккан эше — атлас тасмалар белән чигү. Аларның өлгеләрен ул Интернетта күрә. Шулкадәр мавыгып эшли башлый ки, чын профессионалга әверелә. Аны район үзәгенә төрле күргәзмәләргә, ярминкәләргә чакыра башлыйлар. Зәвык белән эшләнгән кул эшләрен сатып алырга теләк белдерүчеләр дә табыла.
Бераздан Интернетта горфланган кәгазьдән зур итеп эшләнгән, күз явын алырлык кул эшләре килеп чыга. Флүзә боларны да ясап карамакчы була. Октябрьский шәһәренә материал алырга чыгып китә. Ә кәгазь авыл кешесе өчен бик кыйммәт — бер төргәге 180 сум. Ярдәмгә кече кызы Язгөл килә. Ул Краснодарда мондый кәгазьнең арзан икәнен хәбәр итә. Компьютердан хәбәрләшеп, Хәлиуллиннар 10-15 килограмм кәгазь ала башлый. Төргәге 55-80 сум икән. Эш кораллары, башка материаллар алалар да яңа һөнәр үзләштерәләр. Халык Флүзә ясаган чәчәкләрне тагын дәррәү сатып ала башлый.
Өченче ел Флүзәнең туган көненә улы савытка утыртылган хризантема чәчәге кайтарып бирә. Аны күрше авылда яшәүче бакчачы егет Илвир Сапкулов үрчетә. Гөл матур булып үсә. Кышка кергәч, гөлне кисеп, савыты белән базга төшереп куялар. Яз көне гөл үсентеләр җибәрә, шулай итеп бер төп браншторм сорты хризантемасыннан хуҗабикә 10 куак ясый. “Булдырам бит мин моны!” — дия дә, Флүзә Интернет аша 10 төп мультифлора һәм 10 төп корейка сортлы хризантемалар кайтарта. Бүген аның 100дән артык — савытта һәм 50дән артык җирдә үсә торган чәчәкләре бар. Туймазы, Октябрьский шәһәрләреннән, райондагы авыллардан килеп алалар гөлләрне.
Менә шундый тынгы белмәс, киң йөрәкле, чәмле халык яши безнең Ярмәкәйдә.