Әлеге вакытта ел саен кибетләрдә сатылып бетмәгән 700 мең тонна азык-төлек чүплеккә чыгарыла. Срогы чыккан продуктларны кибетләр үзләре ташларга тиеш. Ә аларны файдаланырга да мөмкин бит. Аларны чимал, әйтик, хайваннарга ризык әзерләү яисә ашлама сыйфатында кулланып була, диләр министрлыкта.