+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
15 октябрь 2019, 12:56

Алтын бизәнгечләрне шулай чистартыгыз!

Алтын алка-йөзекләрнең ялтыравы тоныклана икән, аны тиз арада түбәндәге киңәшләр ярдәмендә кайтарырга була.

1. Җылы суга 1 чәй калагы сода һәм бер тамчы савыт-саба юу кулланмасы салыгыз да шунда берничә сәгатькә алтын әйберләрне калдырыгыз. Аннары салкын су белән сабын эзе беткәнче чайкатыгыз һәм алтынны кәгазь салфеткага куеп киптерегез.
2. Кыргычтан сабынны үткәреп, шуңа теш порошогы, азрак вазелин кушыгыз. Камырга охшаш бу катнашманы алтын әйберләргә сөртегез. Алтын күренеп ялтыраячак. Аннары бизәнгечләрне салкын суда "коендырыгыз".
3. Кашлы йөзекләрнең алтынын теш порошогы белән чистартыгыз. Моның өчен теш щеткасы кулланыла. Ә ташны спирт яисә одеколон белән чистарталар.
Читайте нас