Шамил Шәйхразиев урта мәктәпне тәмамлагач, Уфа механика-технология колледжында белем ала һәм армия сафына юллана. Мәскәү өлкәсендә танкист булып хезмәт иткәндә Җиңү бәйрәменә багышланган парадта катнаша.
— Анда эләгү җиңел түгел, 500 сорауга җавап бирәсең, ялган детекторын үтәсең, — ди ул.
Хезмәт юлын да Мәскәүдә башлап, өч ел эшләгәннән соң, Себер якларына юллана. Вахтадан кайткан арада автомобиль салонын, багажникларны, келәмнәрне химик чистарту белән шөгыльләнә башлый.
Узган ел Тыпый авылы кызы Таңсылу белән гаилә кордылар. Быел исә бәхетләрен тулыландырып, кызлары Эмилия дөньяга килгән.
Максатчанлык, тәвәккәллек, үз-үзеңә ышану кебек сыйфатларны әти-әнисеннән алган егет киләчәккә яңа планнар белән яши.
Таңсылуга: “Әйдә гөмбә үстереп карыйбыз”, — дигән идем. Җитди сөйләшү дә түгел, болай гына, сүз ара сүз чыкканнан гына булды. Үзем дә сизмәстән, кызыксынып киттем. Эшне озакка сузмыйча, гөмбә үстерүнең бөтен нечкәлекләрен өйрәндем. Башта подвалда үстереп карадык, әмма беренче тәҗрибәбез килеп чыкмады. Яңадан ныклап өйрәнеп, гаражда махсус бүлмә булдырдык, кирәкле җиһазлар урнаштырдык, хезмәтебез әкренләп җимешен дә бирә башлады”, — ди Шамил.
Шәйхразиевлар шампиньон үстерә.
— Эшли башлаганда бу кадәр гөмбәне кая куярбыз, дип баш ватсак, хәзер, киресенчә, продукция җыелуга ук килеп алалар. Аеруча Уфа, Дүртөйле шәһәрләре халкы гөмбәне яратып ала, тирә-як районнардан да киләләр. Хәзер азмы-күпме тәҗрибәбез, үз сатып алучыларыбыз бар. Шулай булгач, туктап каласы, бер генә урында таптанып торасы килми, — ди яшьләр.