+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 октябрь 2019, 13:51

Хәзер Михалыч хатын-кызны күралмый...

Ни өчен аңарда мондый хис барлыкка килгән, дисезме? Шул инде, "мәхәббәт өчпочмагы"...

Ни өчен аңарда мондый хис барлыкка килгән, дисезме? Шул инде, "мәхәббәт өчпочмагы"...
Самара өлкәсендә яшәүче "Михалыч" кушаматлы эт хатын-кызларга ташланырга гадәтләнгән. Чыннан да, янәшәдә гүзәл зат күрсә, аны чак тыялар.
Михалычның мондый гадәте барлыкка килүнең сәбәбе дә бар. Этнең хуҗасы хатынын ташлап чыгып киткәндә этен дә үзе белән алмаган. Хатын, билгеле, иренә бик ачулы булган. Элекке иренә ничек тә үч итәргә теләп, ул аның этен ачтан интектергән. Эт көннән-көн ябыккан, агрессивка әйләнгән.
Зооволонтерлар моны белгәч, этне махсус приютка алып киткән. Бүген алар этне башка хуҗаларга тапшыру теләге белән яна. Әмма эт янына хатын-кыз килсә, аны тотып тыярмын, димә...
Читайте нас