“Кызыл таң” гәзитендә игълан ителгән конкурста катнашырга күптәннән кызыгып йөри идем. Җәй көне ихата-бакчада мәшәкатьләр җитәрлек булды. Аннары, башкаларны шаккатырырлык нинди шөгыльләрем бар соң әле, дип тукталып калдым. Бәйгесенең дә бит таләбе зур: үз кулың белән эшләнгән, иҗат ителгән, үстерелгән булсын! Конкурста җиңү теләгем юк югын, әмма башкаларны кабатламаган бер “эшем” бар. Һәвәскәр балыкчы мин. Әгәр шушы балыкларны үзем үстердем, дисәм, кайсыгыз бәхәскә керергә теләр!
Дүртөйле шәһәрендә үз йортыбыз белән яшибез. Җир участогы зур булмаса да, эшлим дигән кешегә иртә яздан көзгә кадәр бакча мәшәкате җитәрлек. Дөресен әйтергә кирәк, нефтьчеләр коллективында җитәкче вазыйфа башкарам. Кыскарак итеп әйткәндә, җаваплылык зур, ял итеп, хәтта табигать кочагында хозурланып йөрергә дә вакыт җитми. Тик аны бүлә белсәң, һәрнәрсәгә дә өлгереп була икән. Яңгырлы, йә булмаса ял көнне иртәнге сәгатьләрдә балык кармакларга яратам мин. Сирәк булса да тормыш иптәшем Әлфидәне дә ияртәм.
Бу балыкны быел җәйге иртәдә Агыйдел елгасы куентыгында тоттым. Әлбәттә, кармакка эләкте. Беркайчан да ятмә салганым булмады.
“Мондый балык тотып кына “Кызыл таң” конкурсында катнашып булмый, дип тә каршы төшүчеләр булыр, бәлки. Әмма, эш шунда, кулдагы зур корбан балыгын үзем “үстердем”.
Һәр елны Агыйдел елгасы боздан арынуга ук шөгылемне башлыйм. Шунда бер урынга “ияләштем”. Бер килүемдә аның балык тотар өчен уңайлы булуын шәйләп алдым. Икенчесендә буш кул белән килмәдем. Балыкларга күчтәнәчем бар иде. Аларның кайсы нәрсә яратканын, кайсы вакытта сыйларга кирәклеген беләм. Шулай берничә ай ашаткач, балыклар үземә дә ияләшеп киткән төсле күренде. Еш кына эреләре дә күзгә чалына башлады. Авыл кешеләре сугымга мал симерткән кебек, мин көзгә кармагыма эләгәсе балыкларны ашаттым.
Кем ничектер, мин балыкка кеше белән йөрергә яратмыйм. Җәй көннәрендә студент улым, хатыным — өчебез иркенлектә ярышып дигәндәй балык тотабыз. Конкурска тәкъдим иткән фотога быел җәй төштем. Өч корбан балыгы эләкте. Иң зурысының авырлыгы 3,2 килограмм тартты! Ихтимал, иртә яздан үзем ашатып үстергән корбан балыгы булгандыр! Чөнки, иртәрәк урын алган һәвәскәр балыкчыларның берсенең дә мондый зур балык тотканнары күренмәде.
Балыкчыга нинди киңәшләр бирер идегез, дип еш кына бер үк сорауны ишетәм. Минемчә, иң башта балыклы сулыкларны сайлый һәм аларны нинди ризык белән “алдату” алымнарын белергә кирәк. Калганы балыкчының осталыгыннан, сабырлыгыннан тора.