Галимнәр раславынча, әдәпсез сүзләр ДНКга йогынты ясый.
Уфаның 35нче китапханәсе хезмәткәре мәктәп укучыларына сүгенү сүзләре турында лекция укыган. Әдәпсез сүзләрнең ДНКга тәэсир итүе турында да сөйләгән. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Китапханәче Татьяна Выдрина ассызыклавынча, сүгенү сүзләре беркайчан да урыс мәдәниятенә хас күренеш булмады һәм булмаячак та. Аның сүзләренә караганда, Алексей Михайлович патшалык иткән чорда сүгенү сүзләре кулланган өчен “үлем җәзасы”на кадәр бирелгән.
Татьяна Выдрина, шулай ук, андый сүзләр “халыкны юк итәргә” мөмкин, ди.