Бүген Валерия ире, продюсер Иосиф Пригожин белән Стәрлетамак дәваханәсенә килгән.
Бу учреждениедә имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар дәвалана. Кайберләренең әти-әниләре эчә, кайсыларыныкы ташлап киткән..
Бирегә, шулай ук, бурычларын үти алмаган ата-аналар балалары да китерелә. Аларның яше - 6 айдан 6 яшькә кадәр.
Табиблар җырчыларга экскурсия үткәргән. Соңгылары балалар белән аралашкан, кыйммәт бүләкләр тараткан.