Ә беләсезме, галимнәр нәрсә ачыклаган? Төрле үтерешләр, канкоешлар, көчләүләр турындагы яңалыкларны кешеләр бигрәк тә укырга ярата икән. Ни өчен шулай? Канададагы Макгилл университеты тикшеренүчеләре моны кешенең инстинкт рәвештә хәвефтән котылу юлын эзләве белән аңлата. Яңалыклардан негатив хәбәрне эләктереп кала да кеше, аны аңларга, үзен бу хәлдән сакларга тырыша.