+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 09:57

"Бәрәңге тәкәсе" пешерәбез

Бәрәңге арасында йөргән кәҗә тәкәсе белән бутамагыз. Бик тәмле ризык бу!

Бәрәңге арасында йөргән кәҗә тәкәсе белән бутамагыз. Бик тәмле ризык бу!
Камырны әзерләү өчен табакка йомырка сытабыз, каймак өстәп болгатабыз, май, тоз өстибез, он өсти-өсти болгатабыз. Камыр җәерлек булып формалашкач, аны каплап, ярты сәгатькә калдырабыз.
Эчен әзерлибез: бәрәңгене вак кына шакмаклап турыйбыз. Аңа чыгартылган ит (салмаска да була), вак итеп туралган суган өстибез. Тоз, борыч, әнис салып болгатабыз.
Камырны кечкенә шарларга бүләбез, алардан 0,3 см калынлыкта һәм 15 см диаметрда түгәрәкләр җәябез.
Камыр эченә бәрәңгеле-итле массаны салып, түгәрәкне ябабыз, читен бөгәбез. Формасы буенча тәкә мөгезен хәтерләтергә тиеш.
Тәкәләрне майланган табага тезәбез, 200-230 градуска кадәр кыздырылган мичкә 45 минутка куябыз.
Тәкәләр әзер булгач, аларны эретелгән сыер, я көнбагыш мае белән ике яклап майлыйбыз. Тәкәне урталай бүләбез – уртасын да майлап җибәрәбез. Шуннан ашарга утырабыз инде!
Читайте нас