+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 08:23

"Хурлык битлеге"н кемгә кидерик?

Бүгенге заманда кешенең шәхесенә, этикага кагылышлы җәза бирү тыела. Мәктәптә балаларга (тәртипсез кылансалар да) кычкырып дәшеп кара, законның кем ягында булуын тиз аңларсың.

Бүгенге заманда кешенең шәхесенә, этикага кагылышлы җәза бирү тыела. Мәктәптә балаларга (тәртипсез кылансалар да) кычкырып дәшеп кара, законның кем ягында булуын тиз аңларсың.
Ә тарихта "намусны төзәтүче" җәзалар булгалаган. Европада XVI гасырдан "хурлык битлеге" кидерү җәзасы бик популярлашкан булган.
Бу яңалыкны инглизләр уйлап тапкан. Ә 50-60 елдан бу битлекләр Испаниядән Пруссиягә кадәр таралган.
Дуңгыз, ишәк, куян, шайтан битлекләре белән гаеплеләр берникадәр вакытка җәзаланган. Аны гайбәт сөйләүчеләр, эчкечеләр, фәхишәләр һәм мыжык хатыннар киеп йөрергә тиеш булган.
Вак алдакчыларга шайтан битлеге кидергәннәр. Ә зурдан алдаучыларга төрмә, я башсыз калу янаган.
Кеше тормышында кирәгеннән артык казынучыларга озын борынлы битлек кидерелгән. Усал хатыннарга кош читлегенә охшаш битлекләр тәтегән. Аларны ирләре, эт кебек, бауга тагып шәһәр буйлап күрсәтеп йөрергә тиеш булган. Бу битлекләр берничә сәгатьтән берничә елга кадәр кидерелгән, җәзалар төрле булган.
Ә сез ничек уйлыйсыз, бүген мондый битлекләрнең кирәге чыкмас иде микән? Аны кемгә кидерергә?
Читайте нас