+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 08:12

Сәлам, хайван!

Бер хатын иртән тора да, иренә: "Сәлам, хайван!" - ди икән.Ир: Нәрсә???Хатын: Нууу... Куянкаем, песием... Тәгаен генә ничек әйтергә уйлап тапмадым, шуңа гомумиләштереп әйттем, - ди.

Бер хатын иртән тора да, иренә: "Сәлам, хайван!" - ди икән.
Ир: Нәрсә???
Хатын: Нууу... Куянкаем, песием... Тәгаен генә ничек әйтергә уйлап тапмадым, шуңа гомумиләштереп әйттем, - ди.
Баксаң, яраткан кешеңне нинди сүз белән атау - бик җитди мәсьәлә икән. Еш кына кызлар сөеклеләре өчен кечерәйтүче назлау сүзләре уйлап таба.
"Бәпечем", "куянкаем", "песи баласы" дип эндәшеп, үзләренең нык яратуын әйтеп сала, дип уйлыйлар. Ә психологлар ир-атларга болай эндәшү мөнәсәбәтләргә зарар китерә дигән фикердә. Бигрәк тә, гаилә тормышына. "Бәпеч" иртәме-соңмы җаваплылыкны үз иңеннән төшереп, хатын-кыз җилкәсенә калырга мөмкин икән.
Менә шулай! Тормыш юлдашыгыз сезнең таянычыгыз, ярдәмчегез булсын дисәгез, аңа "бәләкәчем" дип түгел, "батырым" дип эндәшегез. Психологлар белми әйтмәс ул!
Читайте нас