+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
29 октябрь 2019, 03:36

Ә сез безнең басмаларга язылдыгызмы?

Яңгыр сибәләп тора иде. Шулай да ярминкә дәвам итте. Кем кәбестә сатты, кем – бал. Ә без, почта һәм редакция хезмәткәрләренең, товары – гәзит-журнал инде. Ташламалы хаклар, бүләкләр... Языласы да озын кышкы кичләрдә, диванга кырын төшеп, укып рәхәтләнәсе! Чакмагышлылар нинди басмаларга язылды соң?

Әллә баш мөхәррире Фәнис Әмир­хановның шунда булуы тәэсир итте инде, иң үтемлесе – район гәзите “Игенче“ булды.“Тулпар” журналына, “Кызыл таң” гәзитенә язылучылар да юк түгел. Иске Калмаштан – Лида Мансурова, Түбән Каръяудыдан – Рида Хәмәтханова, Чакмагыштан Фә­нилә Ямалетдинова, Альбина Әмирханова, Светлана Хәмидул­лина, Ләбиб Гәрәев, Рәзилә Арсланова иде алар. “Тулпар”га язылучылар да отылмады, чөнки әсәрләрнең һәм язмалар­ның иң яхшылары журналның басма вариантында гына дөнья күрә, аларны Интернеттан табу мөмкин түгел.

Шулай ук, чакмагышлылар “Өмет”, “Диләфрүз”, “Манзара” гәзитләренә язылды. Татарча дини гәзит чыга микән, дип сораучылар булды.

Чарада Чакмагыш почтамты җитәкчесе Данис Шәйхуллин да катнашты. Данис Әдип улы бу вазыйфада яңа гына эшли башлаган. Аның әйтүенчә, бу чара яхшы нәтиҗә бирде. Халык белән аралашуның, матбугатка яздыруның яңарак, үтемлерәк ысулларын киләчәктә дә эзләргә ният­лиләр. Районның зуррак берничә авылында Абунәче көне үткәрергә җыеналар.

Дилбәр БУЛАТОВА.

Читайте нас