Чит ил табиблары 38 яшьлек хатынның эченнән 18,1 килограмм авырлыктагы яман шешне алган.
Хатын җиде ай дәвамында эче авыртып җәфаланган. Хатын үзе дә, табиблар да аны йөкле дип уйлаганнар.
Бервакыт хатынга сулыш алу авырлаша һәм аны дәваханәгә җибәрәләр. Икенче дәваханә табиблары хатынның эчендәге киста 95 процент урынны биләвен әйтә. Әгәр дә аны вакытында алмаган булсалар, ул хатынның эчендә үсеп шартлар иде.
Операция эшләгән табибның су тулы бу кадәр зур кистаны моңа кадәр күргәне булмаган. Операциягә кадәр хатынның биле 1,06 метр булган.