Рязань өлкәсенең Сарай районы суды Мәскәүнең Геодезия һәм картография университетының 90 яшьлек профессорын, законсыз рәвештә күпләп әфьюн саклаган өчен, 3 ел да 8 айга шартлы рәвештә хөкем иткән.
Мәскәү профессоры үзенең Рязань өлкәсендәге участогында киндераш үстергән. Элегрәк тә моның өчен җәзага тарттырылган булган.
«Медиазона» хәбәр иткәнчә, дистә еллар элек ул, киндерашны балык тотканда файдаланам, дип чәчкән булган. Ә киндераш, марихуана чималы буларак, закон тарафыннан тыелган.